Марат Мухин: «Аерылышу инициаторы Дилә булды»

Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Беренче хатыны Дилә Нигъмәтуллина белән аерылышканнан соң, тәүге тапкыр ачылып сөйләшүе.

– Марат, Дилә белән аерылышырбыз дип уйлаганың булдымы?

– Мин: “Өйләнәсең икән – гомерлеккә”, – дигән фикер яклы. Өйләнгәндә дә гомерлеккә дип өйләндем. Безнең һәркайсыбыз бер-беребездән өмет иткәнне ала алмагандыр дип уйлыйм. Кешеләр төрле була, һәркемнең дөньяга үз карашы бар. Ә безнең очракта карашлар туры килмәде. Сүз дә юк, ир белән хатын бер-берсенә юл куя белергә тиеш. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый икән. Аерылышу инициаторы Дилә үзе иде.

– Аерылышуны авыр кичердеңме?

– Хәтта депрессия булды. Теләсә нинди кеше үз гаиләсенә, үз өенә ияләшә. Һәм кинәт гаиләсез калу – бик авыр ул.

– Бу халәттән чыгарга нәрсә ярдәм итте?

– Тулысы белән эшкә бирелдем. Җыр яздырырга килгән артистлар белән сөйләшеп онытыла идем. Бу халәттән чыгуның иң яхшы ысулы – артка борылып карамаска һәм бернигә дә үкенмәскә. Зарланып, моңаеп утырудан файда юк. Үзеңне эшкә багышларга кирәк. Көне-төне студиядә яттым, эшләдем. Өйдә көтүче булмагач, эшләдем дә эшләдем.

– Уртак балагыз бар. Сәфинә белән бу темага сөйләшкәнегез бармы?

– Сәфинә моны ничек кабул итәр дип бик нык борчылдым. Ни дисәң дә, балага тулы гаилә, үз әтисе белән үз әнисе кирәк. Хәзер кызыма – 9 яшь, 3нче сыйныфта укый. Барысын да аңлый. Әмма безнең беркайчан да бу хакта сөйләшкән юк. Аның фикерен бик беләсем килә, ләкин шул ук вакытта кузгатырга да теләмим. Бәлки күңелендә ул безнең бергә яшәвебезне телидер.

– Кызыңа тиешенчә игътибар бирәм дип уйлыйсыңмы?

– Минемчә, аңа барыбер әти җитми, чөнки кызым белән сирәк очрашабыз. Эш, гаилә мәшәкатьләре, аның укуы һәм башкалар… Дөрес, даими телефоннан аралашып торабыз. Ләкин бу гына аз.

– Хатының Гөлия белән Сәфинәнең үзара мөнәсәбәтләре ничек?

– Әйбәт! Ул һәрвакыт Сәфинәне ачык йөз белән каршы ала. Безнең аралашуга һич кенә дә каршы түгел. Киресенчә, әгәр мин кызым белән аралашмасам, Гөлия моны хупламас иде.

– Гөлия белән ничек таныштыгыз?

– Уртак дустыбыз Данир Сабировның концертыннан соң ресторанга баргач, тәүге тапкыр күрештек. Бер-ике елдан соң Гөлия шалтыратып, әнисенең туган көненә җыр язуымны сорады. “Җырлый беләсеңме соң?” – дип шаяртканым истә. Студиягә Гөлия килеп кергәч, аның чибәрлегенә шаккаттым. “Безнең балалар матур булыр иде”, – дип уйлап куйдым шулвакытта. Аннары аралаша башладык. Якынча сигез ай очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

– Халык арасында: “Марат Гөлиянең акчасына кызыгып өйләнгән”, – дигән сүзләр йөри…

– Андый уй бөтенләй булмады. Аның кем кызы булуын (Гөлиянең әтисе Нурлатта танылган эшмәкәр – Авт.) белмәдем. Белсәм дә, бу мөһим булмас иде. Гөлия башкаларга охшамаган. Аралашуы, фикерләве, тормышка карашы ошады. Чынлап та, туебыз купшы, затлы булды. Дөресен әйтәм, туйга дигән билгеле бер күләмдә акчам бар иде. Ә калганын Гөлия әти-әнисе белән үзе хәл итте. Туебызда татар артистларыннан кала, Мурат Тхагалегов та җырлады.

– Гөлиянең әти-әнисе сине ничек кабул итте?

– Кызларының аерылган иргә кияүгә чыгуын ничек кабул итәрләр дип бик борчылдым. Гөлиянең кулын сорарга барганда, үзем турында сөйли башлаган идем, әтисе туктатып: “Мин синең турында барысын да беләм, улым. Син – яхшы кеше. Өйләнешегез”, – диде.

– Гөлия нәрсә белән шөгыльләнә?

– Ул – эшмәкәр. Даруханә тота, Корея косметикасы кибете бар. Бертуган энесенең хатыны белән киемнәр кибете дә бар иде, әмма пандемия сәбәпле аны ябарга мәҗбүр булдылар. Тагын бер шөгыле бар – блогерлык эше. Бу да шактый гына табыш китерә торган хезмәт.

– Өйләнгәннән соң үзеңдә нинди үзгәрешләр сиздең?

– Гөлия – бик төгәл кеше. Аның әлеге сыйфаты миңа да күчте. Һәм мин моның белән бик канәгать.

– Кызыгыз Амирага ничә яшь?

– Күптән түгел 1 яшь тулды. Әкренләп йөри башлады. Сәфинәнең беренче адымнарын хәтерләмим, тиз онытыла икән ул…

– Моннан 3 ел элек әниең Халидә апа кинәт вафат булды…

– Әнинең китүе барыбыз өчен дә көтелмәгән һәм тетрәндергеч хәл булды. Беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады. Һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барды, Зәңгәр күлдә коена иде. Ул үлгән көнне мин өйдә идем. Кичтән бар да яхшы иде, ә иртән әни уянмады. Табиблар йөрәк өянәгеннән үлгән диде. Ни өчен шулай булганын әйтә алмыйм. Әни барыбызны кайгыртып яшәде. Минем аерылышуны да бик авыр кичерде. Эшендә берәр нәрсә булса да борчыла иде.

– Әтиең Фәрит абый олыгайган көндә үзенә иптәш булырдай кеше эзләмиме?

– Әти белән бер тапкыр сөйләшеп карадым: “Улым, ашыктырма”, – диде. Ир кешегә иптәш кирәк инде ул. Әтине кайгыртып һәм канатландырып яшәрдәй кеше булсын иде.

– Әти-әниең һөнәрләре буенча кемнәр?

– Әти нефть скважиналарын төзекләндерү өлкәсендә эшләде. Бер ай Себердә эшләсә, бер ай өйдә иде. Әни бер оешмада инженер булды, аннары билгеле бер ширкәттә җыр җыентыкларын җитештерү бүлегендә хезмәт куйды.

– Абыең Ленар (Гөлназ Сәфәрованың ире – Авт.) нинди кеше?

– Абый – бик башлы һәм алтын куллы кеше. Ул 14 яшендә автосервиста эшләде, машиналар ремонтлады. Белмәгән эше юк. Абый миннән 5 яшькә олы. Үскәндә, сугышкан чаклар да булды. Җәйләрен әтинең туган ягы Лаешта ял итә идек. Авыл тормышын күреп, авыл малайлары булып үстек.

– Ничә яшеңдә көйләр яза башладың?

– Беренче әсәрләремне 5-6 яшьтә яздым. Ул җырлар ноталары белән бергә “Ялкын” журналында да басылды. Мәктәптә укыганда, ел дәвамында берничә концерт куя идек. Шунда музыкаль әсәрләр яза идем. 6нчы сыйныфта укыганда, Аида Гарифуллинага җыр язып бирдем. Филүс Каһировның бүген хит булган “Сине эзләп” җырын 15 яшемдә язган идем. Кушымта өлешендә әтием ярдәм итте. Башта аны Аида Гарифуллина җырлады. Ринат Мөслимов яңа сүзләр язып биргәч, Айгөл Сагынбаева башкарды. Хәзер аранжировкасын яңарттым да, Филүскә бирдем.

– Кайвакыт артист гел бертөрле җырлар җырлый кебек. Бу кабатлауларның сәбәбе нидә?

– Бер үк авторлар яки бер үк аранжировщик белән эшләүгә бәйле. Шигырь язучының кайбер юллары, көй язучының кайбер ноталары кабатланырга мөмкин. Аранжировкада да шулай ук: минем җырларда, бигрәк тә салмакларында, фортепиано алымнары күп. Шуңа күрә кабатлаулардан качу өчен артистларга төрле аранжировщиклар белән эшләргә киңәш итәр идем. Тәҗрибәле артистлар шулай эшли дә: теге яки бу җырны кайсы аранжировщикның яхшырак эшләячәген тоялар.

– Халык мәхәббәтен яулау өчен шәп аранжировка ясату гына җитәме?

– Юк, әлбәттә. Беренчедән, җырчы кызыклы шәхес булырга тиеш. Җырлый белүдән тыш, синең ярыйсы гына тышкы кыяфәтең, матур сөйләмең, киенә белү сәләтең булырга тиеш. Җырчылар күп, ә син аерылып торырга тиеш. Сүз дә юк, үзенчәлекле җыр белән уңышлы аранжировка да зур роль уйный.

– Синдә аранжировка ясату ничә сум тора? Күпме вакыт эчендә эшлисең?

–  35-40 мең сум. Бәяләрне бераз арттырдым, чөнки үз бәямне яхшы беләм, эшләгән хезмәтем начар түгел. Аннан соң студиядә эшләү өчен бик күп көч һәм вакыт таләп ителә. Бер аранжировка кимендә – ике көн, күп дигәндә –  ярты еллап вакыт эчендә ясалырга мөмкин. Башлаган аранжировканы туктатып торып, күпмедер вакыттан соң кире әйләнеп кайткан чаклар да була. Чөнки беләм: әгәр мин пауза алмасам, эшне бозуым бар. Илһам килгәнне көтәм. Берьюлы унлап артист белән эшлим. Артист булмаганнар да мөрәҗәгать итә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/marat-mukhin-aerylyshu-initsiatory-dil-buldy

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий