Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
— Аерылышканнан соң, тормышлар ничек? Кире кайтасы килмиме?
— Юк, әлбәттә! Беркемдә дә кире кайту теләге булырга тиеш түгел. Алга, бары тик алга гына…
— Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?
— 20 яшьтә. Беренче һәм соңгы тапкыр дип уйлыйм. Бүтән анда барасым килми
— Кияүгә чыгучы кызларга нинди киңәш бирер идегез?
— Ашыкмаска! Бер-берегезне яхшылап өйрәнегез, чөнки мәхәббәт сукыр…
— Матди һәм рухи яктан, әти-әниеңнән кала, кем сиңа ярдәм итә?
— Әти-әниемә мин үзем ярдәм итәм, Аллаһка шөкер. Рухи яктан тамашачым һәм дусларым ярдәм итә. Матди яктан – Ильмира Нәгыймова.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-ngyymova-berenche-m-sogy-tapkyr-kiyag-chyguym