Иммунитетны ныгыту серләре

-- Лейла

Урамда көзге суыклар башланды, арабызда төчкереп, «мышык-мышык» килеп утыручылар байтак. Салкын тидереп, бер дә урын өстендә авырып ятасы килми шул. Табиблар иммунитетны ныгытырга кушалар, бигрәк тә бүгенге көндә, коронавирус инфекциясе нык таралган вакытта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле.

Иммунитет нәрсәдән курка?
– витаминнар, микроэлементлар җитмәүдән;
– стресслардан;
– диеталардан;
– спиртлы эчемлекләрдән һәм тәмәке тартудан.
Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
1. Тулы сәламәт тукланырга.
2. Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга.
3. Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан ашарга.
4. Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.
5. Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру – иммун системасы өчен искиткеч тренировка. Мунчаның һәм саунаның яхшы чыныктыргыч тәэсире бар. Мунчага яки саунага йөрү мөмкинлеге булмаса, гадәти контраст душ керергә була.
6. Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

Иммунитетны өй шартларында күтәрүнең берничә ысулы:
1. Сәламәтлек рецепты.
Ингредиентлар:
* имбирь (тамыры) – 300 грамм;
* кабыгы белән бер-ике лимон;
* бал – 150-200 грамм.

Иң элек 300 грамм имбирьне кабыгыннан чистартып уртача кыргычта кырырга яки ит тарткычтан чыгарырга кирәк. Лимонны кайнар су белән пешеклибез, төшләрен алып, вак кына итеп турыйбыз. Имбирь белән лимонны бергә бутыйбыз да, шуның өстенә бал агызып, әйбәтләп болгатабыз. Килеп чыккан массаны пыяла савытка тутырып суыткычка куябыз. Аны шушы савытында 2 айга кадәр сакларга була.
Организмның эшчәнлеген активлаштыру һәм сәламәтләндерү өчен әлеге витаминлы катнашманы иртән ач карынга 1 чәй кашыгы күләмендә кулланырга кирәк, аның артыннан җылы су йотып куярга киңәш ителә. Шуны да әйтергә кирәк, лимонлы-имбирьле катнашманың тәме әчкелтем, яндыра. Шуңа да бу рәвешле куллана алмаучылар аны чәйгә салып та эчә ала. Ашказаны-эчәк авырулы кешеләргә дә бу катнашманы саклык белән кулланырга киңәш итәбез. Авыру көчәйгәндә бу катнашманы кулланмый торырга кирәк.

2. Мүк җиләкле төнәтмә иммунитетны ныгыту өчен файдалы булыр.
Ингредиентлар:
Бал – 3 аш кашыгы;
Мүк җиләге (клюква) яки нарат җиләге (брусника) – 0,5 кг;
Лимон яки әфлисун – 1 данә.
Иң элек бүлмә температурасындагы мүк җиләген юып корытырга кирәк. Лимонны зур булмаган кисәкләргә бүләргә, соңыннан икесен дә вакларга: иттарткычта яки блендер белән изәргә кирәк. Соңрак шуңа бал салып, банкага тутырып, суыткычта сакларга кирәк. Шуны көнгә 2 тапкыр, 2шәр чәй кашыгы кабул итәргә. Әлеге төнәтмә ярдәмендә 3-4 атна дәвамында дәваланырга киңәш ителә.

3. Прополислы төнәтмә.
Ингредиентлар:
Прополис – 2 аш кашыгы;
Аракы – 250 мл.
Прополисны аракыда 10 тәүлек тирәсе төнәтәбез. Әзер булгач сөзәбез. Олылар көненә ике тапкыр бер бал кашыгы күләмендә эчәргә тиеш. Тәмгә бик тәмсез, әче ул. Шуңа балаларга бер стакан сөткә 3-4 тамчы тамызып бирегез.
Бу дару иммунитетны ныгытып кына калмый, авыру башлангач та килешә. Авырый башлагач ук шушы төнәтмәне эчсәгез, көн-көн ярымда салкын тиюнең эзе дә калмас.
4. Сарымсаклы бал.
Сарымсакны угыч аша чыгарып, 1:1 күләмендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез. Артыннан су эчеп куегыз.

Иммунитетны ничек ныгытырга?
Иммунитетны ныгыту өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Иң башта, табиблар организмны чыныктырырга киңәш итәләр: күбрәк саф һавада булырга, бүлмәне ешрак җилләтергә, өйдә яланаяк йөрергә, контрастлы душ керергә. Организмны ныгыту өчен витаминнарга һәм микроэлементларга бай туклану да кирәк.

Игътибарыгызга иммунологлардан иң файдалы продуктларның исемлеген тәкъдим итәбез:
1. Суган һәм сарымсак. Аларның составында полифенол, кверцетин, шулай ук бактерияләрне бетерүче фитонцидлар бар.
2. Кәбестә, брокколи, болгар борычы, шпинат, помидор. Әлеге яшелчәләрдә B2 һәм B6 витаминнары, төрле антиоксидантлар, цинк, азык җепселләре бар.
3. Җир җиләге, мүк җиләге, кура җиләк, виноград. Виноград составына көчле ялкынсынуга һәм шешкә каршы ревератрол, полифенол керә.
4. Скумбрия, кызыл балык. Бу диңгез продуктларында иммунитет өчен кирәкле A, D, B6, B12 витаминнары, селен һәм аминокислоталар бар.
5. Организмны ныгыту өчен яшел чәй, гөлҗимеш суы, яңа өлгергән җиләк-җимешләрдән соклар файдалы. Яшел чәй үз эченә бик күп антиоксидантлар алган, ә гөлҗимеш – аскорбин кислотасы чыганагы.
6. Бал. Ул B витамины, каротин, аскорбин кислотасының югары концентрациясе аркасында иммунитетны ныгыта торган продукт булып тора. Көненә бер аш кашыгы бал кабып кую инфекцияләр булдырмауны бик күп процентка арттыра.
7. Тәмләткечләр, куркума, имбирь, җитен мае, керән. Кайбер мәгълүматларга караганда, куркума һәм имбирь тамыры организмны яман шеш авыруларыннан саклый. Җитен маенда исә омега-3 һәм E витамины югары. Бу үсемлек мае иммунитет өчен генә түгел, ә кайбер органнар өчен дә файдалы.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/immunitet-nrs-ul-nichek-nygytyrga-m-nindi-kshlr-bar

Бәйле