Иремнең сөяркәсен аборттан коткардым

Иремнең сөяркәсе турында күптәннән беләм. Мин моны кабул итеп, моның белән яшәргә өйрәндем. Күп кенә хатыннар кебек тавыш чыгармадым, аерылышып, гаиләмне таркатмадым.

Күптән түгел Линараның (исемен үзгәрттем) авырлы икәнен һәм баладан котылырга теләвен белдем. Үзенә шалтыратып өйгә чакырдым. Яшь кенә чибәр кыз мине күргәч, башта югалып калды. Мин исә тыныч кына түргә узарга тәкъдим иттем, аннан соң табын артына чакырдым.  

Баланы төшермәскә күпме генә үгетләсәм дә, Линара ризалашмады. Бик озак сөйләшкәннән соң гына ул аборт ясатмаска сүз бирде. Чөнки баланың бер гаебе дә юк, ул яшәргә тиеш. Ә ана кешенең башка гомерендә дә балага узмавы бар.  

Йөклелек чорын үзем контрольдә тоттым. Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алырга ирем белән икәү бардык. Башкалардан кимсенмәсен дип, барысын да югары дәрәҗәдә оештырдым, хәтта профессиональ фотограф та чакырттым. Линарага баланы үстерешергә, аякка бастырырга ярдәм итәргә сүз бирдем.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34793

Бәйле