COVID-19 инфекциясеннән прививканың кемнәр өчен файдасы азрак була?

Коронавирус инфекциясеннән вакцинаның иммунитеты какшаган кешеләргә файдасы аз. Бу хакта АКШның Чирләрне контрольдә тоту һәм профилактика үзәге (CDC) белгечләре кисәтә. CDCның атналык хисабында шундый мәгълүматлар урын алган.

Тикшеренүчеләр Америкада 89 меңнән артыграк кешенең COVID-19 инфекциясен йоктыру сәбәпле хастаханәгә эләгү очракларын анализлаган. Баксаң, прививканың ике дозасы иммунитеты нык булган кешеләрнең 90 процентын хастаханәгә эләгүдән саклап калган. Шул ук вакытта хроник чирләре аркасында иммунитеты какшаучыларның 77 процентына гына прививка ярдәм иткән. Бигрәк тә органнарны, төп күзәнәкләрне күчереп утырту операцияләрен кичерүчеләргә, ревмотологик яки ялкынсыну авыруларыннан интегүчеләргә прививканың тәэсире аз булуы ачыкланган.
Тикшеренүчеләр басым ясап әйткәнчә, иммунитеты йомшак булган кешеләрне прививканың ике дозасы тулысынча саклый алмавы сәбәпле, аларга куркынычсызлык чараларын төгәлрәк үтәргә кирәк. Ә инде чир йоктыру очрагында тизрәк ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/67280/

Бәйле