Җырчы Миндияр Шәймәрданов сөенечле яңалык җиткерде

Яшь җырчы Миндияр Шәймәрданов күңелле хәбәр белән уртаклашты.

Җырчының кызы туган.

«Рәхмәт сиңа, матурым, кызыбыз өчен. Тигезлектә үстерергә насыйп итсен», — дип, тормыш иптәше Ләйләгә матур сүзләр калдырган ул инстаграмда.

Виртуаль дуслары да Шәймәрдановлар гаиләсе өчен шатланган. «Сау-сәламәт, игелекле, пар канатлы, бәхет өчен туган сабый булсын. Тормышыгызга матур мизгелләр, якты истәлекләр өстәп, куандырып яшәсен кызчыгыгыз, — дип язганнар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yrchy-mindiyar-shymrdanov-senechle-yaalyk-itkerde

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий