14 яшьлек кызны мәктәптән балалар йортына алып киткәннәр [фото]

Сергиев Посад шәһәрендә яшәүче ханымның 14 яшьлек кызын мәктәптән балалар йортына алып киткәннәр. Сәбәбе – аның сөлгегә уранып төшкән фотосы укытучысына ошамаган. Шуннан киткән инде…

Әнисе әйтүенчә, кыз ваннада сөлгегә уранып селфи ясаган һәм аны сыйныфташына җибәргән. Сыйныф җитәкчесе бу фотоны күреп кала һәм аны артык әхлаксыз дип таба. Социаль хезмәткәрләргә хәбәр итә.   Җәмәгатьчелек актив яклаша башлагач, кызны бер атнадан гаиләсенә кайтарганнар. Кызның әнисе гаеплеләрне җәзага тарттырырга уйлый.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34909                                                                                                                                         Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле