Татарстан табиблары танылган татар җырчысының гомер өчен көрәшә…

Җырчы Рәниф Вахитов Чаллының 5нче хастаханәсендә дәвалана. Коронавирус белән авыручы ирнең үпкәсенең 70 процентына зыян килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырлар авторы Рамил Чурагулов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, күп кенә татар эстрадачылары хезмәттәшләре өчен борчылалар, хәлен белеп торалар.

Рамил Чурагулов Рәниф Вахитовның барлык иҗат кичәләрендә алыштыргысыз кунак булуын, аңа туган көненә итекләр бүләк итүен, аны хәтта җәен дә киеп йөрүе турында язган.

«Исән-сау бул, дускай, иҗади рух сине беркайчан да ташламасын», — дип мөрәҗәгать иткән ул авыру хезмәттәшенә.

Рәниф Вахитов тумышы белән Кукмарадан, Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, 20 ел гомерен татар эстрадасына багышлаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/67388/

Бәйле