Кем суыткычка 48 мең сум яшергән?

Газинур Насыровны  Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Казан якларында яхшы беләләр. Суыткычы ватылган кешеләрнең гозере аңа төшә. Аеруча да авыл халкы ярата үзен. Ерак араларны якын итеп өйгә кадәр килә, ватылган суыткычларга яңа сулыш өреп китә.

— Мин агроном буласы кеше идем. Мәктәпне тәмамлагач та әти шул һөнәргә димләде. Хәтта мотоциклына утыртып Авыл хуҗалыгы институтына документларымны тапшырырга дип алып китте. Мин шунда юл буе “эх, ватылса гына ярар иде шул мотоцикл!” дип теләп бардым. Ватылды бит минем бәхеткә тимер ат. Университетка барып җитә алмадык. Документ тапшырырга да соңгы көн иде инде. Мин шулай армиягә китеп бардым. Яратмаган кәсепкә барыбер укый алмас идем, — дип искә ала ул яшь чагын. 

Кече-кечкенәдән техникага тартылса да армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 90 елларда заманалар бозылып, әлеге һөнәрнең кадере беткәч кенә, балачак хыялын искә төшерә. Читтән торып Казан Авиация институтында белем ала башлый. Ул вакытта инде гаилә корып та өлгергән була. 
— Көндез эштә – кич укуда булдым. Гаиләне ашатырга да кирәк бит. Җиңел булмады, ләкин теләк зур иде. Ярый эшемдә җитәкчем хәлгә керде. Экзаменнар бирергә түләүле ялга җибәрә иде. Укуны тәмамлагач мастер булып “Росторгмаш” оешмасында эшли башладым. Хезмәтемне югары бәяләделәр – директорга кадәр барып җиттем. Шул ук вакытта суыткычлар ремонтлау буенча үз эшемне ачып җибәрдем. Хәзер инде пенсиядә. Чакырган җиргә “шабашкаларга” гына йөрим, — дип елмая ул. 

25 елдан артык суыткычлар ремонтлап йөргән ирнең кызык һәм гыйбрәтле вакыйгалары да җитәрлек.
— Җиде ел элек булган вакыйга бу. Бер яшь кенә хатын суыткыч ремонтларга чакырды. Шунда конденсат артында бер зур гына төргәк акча килеп чыкты. Елмаеп, “Ирегездән яшереп куйган “чумара”гызны таптым”, дип бу төргәкне хуҗабикәгә суздым. Теге хатын шатлыгыннан мине кочып ук алды. Юри генә санап караган идек 48 мең сум акча чыкты аннан. Баксаң, бу акчаларны кайчандыр караклар кул сузмасын өчен әниләре яшереп куйган булган. Ул үлеп киткән, ә акчаларны өйдәгеләр инде таба алмаган. “Ярый әле суыткычыбыз ватылды!” дип мине шатлана-шалтрана озатып җибәргәннәр иде. Шул төнне төшемә бер апа керде. Әй, елый теге. Шатлыгыннан елый дип аңладым. Үлгәч тә шул табылмаган акчалар өчен борчылып яткан инде бу. Башка кеше булса акчаларны кесәсенә генә салып куяр иде. Мин кеше әйберенә гомердә дә кагылганым булмады. Хәрам акча барыбер килеп чыга ул. Түрәләрне генә карагыз – кемнеңдер баласы үлә, кемнекедер начар юлга баса. Миңа андый “бәхет” кирәкми! – ди Газинур абый. 

Аның сүзләренчә, суыткычларның гомерен хуҗабикәләр үзләре кыскарта.
— Күгәрчен авылында булган хәл бу. Бер әбинең урамда торган суыткычының моторы янып чыга. Төзәттем моны. “Башка урамга алып чыгасы булма, суыктан ватыла ул!”, дип кат-кат кисәттем. “Ярар, ярар!” дип баш селтәгән булды. Безнең күздән югалганны гына көтте дә, бабасына “Чоланга чыгарып куй!” дип төртә башлады. Безне ишетмәде дип уйлады. Шунда түзмәдем, “Әби, алайса, суыткыч ремонтлатырга бүгеннән акчаңны җыя башла. Тиздән тагын безне чакыртасың бит!” дип китеп бардым. Мин кешене кызганып киңәшләр биргән булам, ә алар колагына да элми. Суыткычны да башка техника кебек кадерләп, көйләп кенә кулланырга кирәк. Җәй көнне тәрәзәдән кояш нурлары төшмәсен дип аны каплап та куялар әле. Ләкин техника белән дорфа кыланучылар да бар. Әйтик, күп кеше суыткыч эченә кайнар ризык тыгып куя. Бу очракта төрле температуралар реакциягә килеп аның йөрәге – моторы янып чыга. Суыткычларга да инфаркт суга шулай, — ди оста.

Белгеч фикеренчә, иң яхшы суыткычларны Белоруссиядә ясыйлар. Хәтта үзебездә җыелган “Позис»ларның йөрәге дә шул яктан. Аларның техникасын күз йомып алсаң да алданмассың, ди ул.
— Үз гомеремдә бер генә тапкыр хәрам акча эшләдем. Аның да сәбәбе булды. 54 яшемдә төп эшемнән пенсиягә чыккач, өйдә утырасым килмичә тагын эшкә урнашмакчы идем. Шунда бер егет тәҗрибәмне, элек кайда һәм кем булып эшләгәнемне дә сорашмыйча, “Сез карт инде!” дип кире борып җибәрде. Эх, күңелем калган иде шул вакытта. Озак та үтмәде Керәшен Сәрдәсенә суыткыч ремонтларга чакырдылар. “Улым җибәргән өч егет килеп китте инде, сәбәбен таба алмады”, дип зарланып бер әби каршы алды. Мин исә төзәтеп бирдем. Эш беткәч, исәп-хисап вакытында теге мине эшкә алмаган егет килеп кермәсенме. Әхә, монда яши икән бу димәк. “Ничә сум түлик?” дигәнгә, “җиде мең!” дидем. Чынлыкта исә ул эш күпкә очсызрак тора иде. Теге егет мине озата чыкты. “Мин сездән ни өчен җиде мең сум акча алдым?” дип сорыйм үзеннән. “Эш хакыгыз шулайдыр инде”, ди бу берни дә абайламыйча. “Юк, мин әйтәм. Бу эш 2500 сум гына тора, ләкин синнән 7 мең алдым. Хәтерлисеңме теге юлы мине артык карт дип эшкә алмаган идең. Ә синең өч яшь башың суыткыч ватылуның сәбәбен дә белмәделәр. Менә шуңа үчләшеп алдым бу акчаларны дип йөзенә бәреп әйттем. Сабак булыр. Кешенең яшенә түгел, эшенә карап бәяләргә өйрәнер. Егетләр өчен бик яхшы һөнәр инде бу. Ләкин бу эшнең остасы булу өчен аны яратып башкарырга кирәк. Шул вакытта гына үзеңнең клиентларың да була, акчаң да ташып торачак, — ди Газинур абый. 

00
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/48-me-sum-akcha-tapkan-yaki-suytkychlarga-da-infarkt-bula

Бәйле