Байлар да елый, яки «йолдыз»ларга да җиңел түгел…

Радик Юлъякшин коронавирус аркасында ноябрьдәге концертларын күчергән.

Илдәге чикләүләр гади гражданнарга гына түгел, эстрада йолдызларына да комачаулый. Җырчы Радик Юлъякшин ноябрьдәге концертларын күчерү турында сөйләде. Артист барлык фанатлары өчен дә күңелсез хәбәрне социаль челтәрләрдә туры эфир вакытында җиткерде.

— Ноябрьдә концертлар булмаячак. Декабрьдә дә күчерербез дип куркам. Килеп туган хәл аңлашылмый. Әле локдаун. Күпләрнең билетлар сатып алу өчен QR-кодлары юк. Шуңа күрә без концертларны яңа елдан башларга булдык. Әмма бу әлегә төгәл түгел, бәлки, декабрьдә берничә мәйданчык булыр. Мин, һичшиксез, нинди шәһәрләрдә булачагымны хәбәр итәрмен. Ноябрьдә иҗат белән шөгыльләнергә тырышачакмын, — дип аңлатты вәзгыятьне Радик Юлъякшин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-11-08/radik-yul-yakshinny-yulyn-b-lg-nn-r-2573879
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий