Нинди очракларда пенсия түләү туктатыла?

Россия Пенсия фондында пенсия түләүнең нинди очракларда туктатылуы турында сөйләделәр.

Акча күчерү дүрт очракта туктатылырга мөмкин.

Беренчесе — россиялеләр тиешле сумманы алты ай дәвамында алмаганда.

Икенчедән, граждан инвалидлыгын вакытында расламаса, түләүләр туктатыла.

Өченче сәбәбе — бу илдә яшәү вакыты чыгу. Бу чит ил гражданнарына һәм Россия гражданлыгы булмаган кешеләргә кагыла.

Соңгы очракта сүз туендыручыны югалту буенча пенсия турында бара. Аны 18 яше тулгач түләүдән туктыйлар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-11-09/nindi-ochraklarda-pensiya-t-l-tuktatyla-2576878

Бәйле