«Оныгымны югалттык, кызымның гомерен саклап калырга 5 миллион сум акча кирәк!»

-- Лейла

31 яшьлек Юлия Сәләхетдинованың гомерен саклап калыр өчен 5 миллион сум акча кирәк. Бәби көткән ханым кинәт кенә эч авыртуына зарлана башлый. Табибка барып күренгәч, УЗИ үткәрәләр һәм анда яман шеш күрәләр. Юлия бер табибтан икенчесенә йөри, ябыга, хәлсезләнә. Белгечләр карынындагы баланы төшертергә киңәш бирә.

– Кызым әни буласына сөенеп йөрде. Матур хыяллар белән яшәде. Тик мәкерле чир бар шатлыгын юкка чыгарды. Карынындагы баланы операция ясап алганнан соң, ул бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Сабыйны саклап калып булмады шул, – дип сөйли Юлиянең әнисе Рәзидә апа. – Кызымның чире көннән-көн азды. Казанга онкология диспансерына да бардык. Тик андагы табиблар бер дә өметләндермәде. Шеш үсүен дәвам итте. Эченә су җыела башлады. Температурасы төшмичә интектерде. Балам бөтенләй кипте. Инде өметебез өзелә башлаган иде. Әнә шул чакта бер клиникадан, ярдәм итә алабыз, дигән хәбәр килде. Олы кызым белән, булган акчабызны җыйнап, шунда киттеләр.

Тик ул акча гына җитми. Рәзидә апа кредитлар рәсмиләштерә. Кызының авыруы хакында башта берәүгә дә әйтмиләр. Янәсе, башкаларны борчыйсы, кешедән акча сорыйсылары килми. Тора-бара шеш зурая, аны дәвалау да катлаулана. Табиблар химия терапиясе үткәрә башлый. Ә бит боларның барысы өчен дә түләргә кирәк.

Рәзидә апа кызына ярдәм итеп булмасмы дип ике бүлмәле фатирын сатуга куйган. Аны сатып, үзенә бер бүлмәлене алмакчы. Калган акчаны кызын дәвалау өчен тотарга тели. Әмма бу  акча гына  җитәрлек түгел шул. Шуңа да ул чарасызлыктан редакциягә үзе шалтыратты, кызымны коткарырга булышыгыз әле,  дип үтенде.

– Мин кибетче булып эшлим. Әлегә олы кызым сеңлесен карар өчен эшеннән ял алды. Булган акчасын безгә бирде. Тик акча җиткереп булмый. Клиникага түлисе бурычыбыз 1 миллион 200 мең сумга җыелды. Дәвалану өчен барлыгы 5 милион сум акча кирәк булачак. Үземнең хезмәт хакым зур түгел, – ди әнисе. – Кызымны югалтудан куркам. Көн туса, бер теләк – Аллаһы Тәгаләдән, бала хәсрәте бирә күрмә, дип сорыйм. Ни булгандыр  кызыма?! Шулкадәр кешелекле, мәрхәмәтле  ул. Беркайчан да юк-бар белән борчымады. Авыргач та, сызлануларын миңа күрсәтмәскә тырышты. Тик ана йөрәген алдап булмый   ул. Мин аңа ничек авыр икәнен беләм, сизәм. Табиблар да өметләндерә. Яман чир хакында онытачаксыз, диләр. Тик бар да әлеге дә баягы акчага килеп төртелә.

Юлия Сәләхетдиновага булышырга теләүчеләр өчен әнисе Рәзидә Әфраим кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2005 9575 2658. Карта 89196436722  телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/

Бәйле