Фәйрүзә Мөслимованың ире: Ак күңелле кеше иде ул. Микроскоп аша эзләсәм дә, бер генә гаебен дә таба алмыйм

Татар халкының моңлы, җырлы кызы Фәйрүзә Мөслимова, безне ятим итеп,  бакыйлыкка китеп барды. Коронавирус аркасында үпкәләре 90 процент зарарланган булган. Туганнары әйтүенчә, аңа операция ясаганнар, һәм ул ясалма комадан чыга алмаган.

Университетта укый башлаган көннәр иде. Бервакыт шулай баскычтан төшеп барганда, пышылдаша башладылар: «Әнә-әнә, Фәйрүзә Мөслимова белән Камил Сәгъдәтшин басып тора». Мин икесен дә белмим булып чыкты. Сораша торгач, аларның  инде каләмнәре шактый чарланган, шигырьләр язып сөендергән студентлар булуын белдем. Бер факультетта укыгач, газета-журнал редакцияләрендә йөргәч, Фәйрүзә апа белән гел очрашкалап тордык. Бик тә якыннан танышуым, мөгаен, Пермь өлкәсенең Барда районында Татарстан көннәрен үткәргәндә булгандыр. Беренче чиратта ул мине татар хатын-кызларына хас сыйфатлар – тыйнаклыгы, сабырлыгы белән сокландырды. Шигырьләрен дә, бөтен игътибарымны биреп, нәкъ менә шунда, ул халык алдында чыгыш ясаганда тыңладым бугай. Һәр сүзеннән, һәр юлыннан самимилек, садәлек бөркелеп тора. «Мин!» дип, бер җиргә дә атылып, бәрелеп чыкмас, кеше күзенә күренергә тырышып йөрмәс. Әмма  нәкъ менә шушы матур сыйфатлары аны биеклеккә күтәрә, яраттыра белә…

Туганнары, якыннары Фәйрүзә апа хакында: «Аның иманында һәркемгә сыеныр өчен урын бар иде», – диләр. Моны туры мәгънәдә дә аңларга була. Ул укыган вакытларда ук гарәп теле дәресләренә йөри. Эчке дөньясы, йөрәге белән дингә тартыла. Күңел киңлеге дип карасак, бу аның эш-гамәлләрендә дә чагыла. Фәйрүзә апа озак еллар балалар «арба»сын тартып бара: «Ялкын» журналында эшли. Ничә буынны һәм никадәр баланы тәрбияләгән, канатлар куйган, кирәк урында, кисәтеп, башка якка борып җибәрә белгән, эчтән генә һәрберсе өчен көеп яшәгән кеше ул. Димәк, аны белмәгән татар журналисты юктыр дияргә дә була. Шул ук вакытта туган җире – Актанышы белән дә арасын өзми. Берәр чара оештырсалар да, Казанда якташлар бәйрәмен үткәрсәләр дә, аларның берсе дә Фәйрүзәсез үтми. Язучылар берлегендә дә ул – үз кеше. Яшь язучыларны әгъзалыкка кабул итү буенча комиссиядә эшли, китапларга рецензияләр яза, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. «Бик җаваплы кеше иде. Әйттеме – эшли», – дип әйтәләр аның хакында.

Бүген аның хезмәттәшләре, якыннары истәлекләр барлый. «Иң якын, иң саф күңелле, иң якын кешем иде ул…» «Фәйрүзә кебек ак күңелле кеше дөньяда тагын бар микән? Белмим…» «Ул керүгә, кояш чыккан сыман дөньялар яктырып китә иде…» «Шулкадәр нурлы кеше иде ул. Беркайчан беркемне яманламады. Дәүләтне дә, хөкүмәтне дә сүкмәде. Тормыштан рәхәтлек таба белде». Хәер, үтә гади, йомшак кеше дә түгел иде Фәйрүзә апа. Журналист Эльмира Закирова аның турында: «Фәйрүзә апа… җегет иде! Һәр нәрсәгә үз карашы, позициясе бар, әйтсә, сүзен өздереп әйтә, ярымтоннарга урын калдырмый. Тәвәккәл, кыю, яраклашуларга, провокацияләргә бирелмәс һәм бирешмәс. Шул ук вакытта бөтенләй капма-каршы фикерле кешеләр белән аралаша, араларында бизмән ролен үти иде ул».

Бүген, сүз дә юк, бу югалту Камил абый, балалары Илдар белән Диләрә өчен бигрәк тә авыр. «Табиблар, йөрәге таза, диделәр. Шуңа күрә, хәле бик авыр булса да, терелүенә өмет бар иде. Ясалма комадан чыга алмады», – ди Камил абый. Аннан истәлекләргә бирелде. «Фәйрүзә чын мәгънәсендә иҗади шәхес булды. Бу дөньяның ваклыклары белән матавыкланып тормады. Бер чамага туры килеп, ашарына ипи, эчәренә чәй булса, шуңа шөкер итеп яшәде. Күп акчаны кирәксенмәде, булганын бәрәкәтле итеп тота белде. Дәрәҗәгә, данга омтылмады. Ак күңелле кеше иде ул. Микроскоп аша эзләсәм дә, бер генә гаебен дә таба алмыйм. Шулай булса да, нишләптер, бик авыр китте. Шуңа бигрәк тә күңел әрни. Утыз көн үлем белән тартышты. Уйланып та яткан күрәсең. Соңгы тапкыр очрашканда: «Башкачарак та була иде яшәргә», – дип уфтанып куйгандай булды. Иҗат кешесе, дин юлындагы кеше буларак, ничектер, үзенчәрәк яшәргә ияләшкән иде ул. Күпме чакырсам да, минем янга авылга килеп яшисе итмәде. Шәһәр тормышын үз итте. Мин дә йортны ташлап китә алмадым. Бу юлы: «Балалар, оныклар янәшәсендә яшисем килә», – диде. Алар белән ял көннәрендә генә очраша ала иде шул. Бу фикерне кызыма да әйткән. Үзебез дә шулай уйлый идек. Диләрә, яңа йорт салганда, әнисенә дип аерым бүлмә дә тәгаенләде. Әле Фәйрүзә авырып киткәнче, Коръән ашы уздырып алды. Әнисе бик куанып йөрде шунда, бүлмәсен дә бик ошатты. Яңа ел алдыннан бергәләп өй туе үткәрмәкче идек. Нишлисең, язмаган булган икән».

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/67634/

Бәйле