Кемнәргә прививканы мәҗбүри ясаячаклар?

18 ноябрьдән кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакциналану турында республиканың баш санитар табибы кул куйган документ гамәлгә керә.

Мәҗбүри вакциналанырга тиешле гражданнар категориясенә 60 яшьтән өлкәннәр, сәламәтлек саклау, хезмәтләндерү, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре, хәрбиләр, вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар, студентлар һәм тагын бик күпләр керә.

Билгеле булуынча, “Роспотребнадзор” карары нигезендә 18 декабрьдән соң эш бирүчеләр, медотвод булмаган очракта, хезмәт хакын сакламыйча, прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эшкә кертмәү хокукы алачак. Әгәр дә эшче прививка ясатса, аның эш хакын саклап, 2 көнгә ял бирелергә тиеш. Бу Россия Хезмәт кодексының 76 статьясында да язылган.

Октябрь азагыннан җитәкчеләр, прививка ясатмаган 60 яшьтән өлкән, хроник авырулары булган кешеләрне дистацион эшкә күчерергә тиеш.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-11-10/kemn-rg-privivkany-m-b-ri-yasayachaklar-2578349

Бәйле