Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булды

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны вафат булган. Гыйльмурый әбигә март аенда 103 яшь тулган иде. Бу хакта кызы Римма хәбәр итте.

Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштырган.

Гыйльмурый әби Советлар Союзы Геройлары хатыннары арасындагы бердәнбер озын гомерле хатын-кыз иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/67905/

Бәйле