Әгерҗе районының Биектау авылында яшәүче Владимир Красильниковны, татарларны да уздырып, татарча сөйләшә, дип мактыйлар. Аның балалары татар теленнән узган республика күләмендәге олимпиадаларда җиңүләр яулый. Биш малай, бер кыз үстерәләр. Гаилә башлыгы әйтүенчә, өйдә удмурт, татар, рус телләрендә аралашалар. Бер телдә сөйләшү икенчесенә комачауламый.
Биектау авылында 80ләп хуҗалык бар. Владимир күптән түгел «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә лаек булган. Ел саен комбайнда эшләп, беренче урын ала икән.
– Татарчаны балалар бакчасында ук өйрәндем. Шуңа күрә бернинди авырлыгын да сизмәдем. Әти-әни миңа 3 яшь чагында Удмуртиянең Кыяс районыннан күченгән. Удмурт авыллары монда якын гына, – дип сөйли 45 яшьлек Владимир. – Удмуртчаны яхшылап өйрәнү өчен, күрше авыл мәктәбенә укырга бирделәр. Башлангыч сыйныф укытучым, мин сине үзебезчә сөйләшергә өйрәтәчәкмен, дип усал итеп әйткән иде. Дөрестән дә, бик яхшы өйрәтте. 42 ел инде шушы авылда яшим. Әби үлгәннән соң туганыбыз: «Удмуртиягә кире кайтыгыз, кайтмасагыз, йортны сатабыз», – дисә дә, ияләшкән авылдан китәсе килмәде. Кешеләр бик яхшы, ачык күңелле, ярдәмчел. Монда милләт аеру дигән нәрсә юк.
Хатыны Галина татарчаны бик яхшы белмәсә дә, балаларның алтысы да иркен сөйләшә. Татар теленнән өй эшләрен Владимир тикшерә. Алеша белән Михаил татар теленнән узган бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулаган.
– Удмуртчаны барысы да белеп бетерми әле. Балаларыбыз туган телне белсен дип тырышабыз. Мин өйрәнә алдым бит, алар да калышмаслар, – ди Владимир.
Сәрия Мифтахова
«Ватаным Татарстан»