Шул көнне беренче тапкыр хәмер эчтем. Беренче тапкыр үбештем…

Мин аны беренче класстан ук яраттым. Ул яшьтә кеше әле берни аңышмый диләр. Ләкин мин бүтән төрле идем, ахрысы. Аның әтисе завуч иде. Шу­ңамы, ул беренче класстан ук гел “бишле”гә генә укыды. Класстагы икенче отличник мин идем. Тырыштым, аңа тиң буласым килде. Безне бергә мактыйлар, классның горурлыгы диләр иде.

Мәктәптә, авыл клубында үткәрелгән кичә-концертларга икебезне алып баручы итеп куялар иде. Ошый иде миңа сәхнәдә аның белән басып тору. Исемнәребез дә охшаш: Фәрит белән Фәрдия. Югары классларда укыганда класс җитәкчебез нидер сизде бугай. Безне бер парта артына утыртты. И-и шунда шатланганнарым!

Фәрит математикадан көчле иде. Мине шефлыкка алды. Мин, үз чиратымда, аңа инша язарга булышкаладым. Ләкин болар барысы да уен гына иде, чөнки без болай да отличниклар идек бит. Дежур булганда Фәрит миңа бер нәрсә дә эшләттермәде. Тактаны да, парталарны да үзе сөртә, идәнне дә себерә, ә мин башны горур чөеп кайтып китәм. Шунысы бар, һәм минем өчен бик авыр иде, ул мине беркайчан да клубтан озата кайтмады, мәхәббәтен дә белгертмәде. Ә мин аны кү­рер өчен ял көне алар урамы аша кибеткә бара идем. Берни сатып алырга кирәк булмаса да. Каникулларны ярат­мый идем, чөнки Фәритне һәркөнне күрәсем килә иде.

Сөйгәнем Казандагы төзелеш институтына укырга керде. Мин — медицина институтына. Юллар аерылды. Фәрит актер Александр Абдуловка охшаган, ә аның бик популяр вакыты иде. Берара, мөмкинлек булу белән, кинотеатрга кереп, Абдулов катнашкан фильмнарны карарга гадәтләндем. Фәритне күргәндәй була идем. Мин аны гел сагындым, һаман кү­рәсем килде.

Без беренче курста укыганда Фәритнең әтисе үлеп китте. Ике елдан әнисе дә мәңгелек йортка күчте. Әле 50 яшьтә генә иде алар. Икесен дә яман шеш алып китте…

Тулай торакта Мөнҗия исемле Сарман кызы белән яшәдем. Аның да абыйсы төзелеш институтында укый иде. Бервакыт Мөнҗия мине шул институтның тулай торагына кунакка дәште. Бармыйммы соң инде?! Анда Фәритне очрата алам бит! Мөнҗиянең абыйсы Рамил безне күрүгә шулкадәр шатланды, аның мине ошатканын сизә идем инде. Табын әзерләделәр, шәраб тә куйдылар. Шул көнне беренче тапкыр хәмер эчтем. Беренче тапкыр егет белән үбештем. Сизеп тордым, Фәрит каядыр якында гына иде. Ләкин мин аңа, әгәр үбешүне шулай әйтеп булса, хыянәт иттем. Беренче үбе­шү, беренче төн бары Фәрит белән генә булырга тиеш иде бит. Мин бит аны ничә еллар буе яраттым. Бу турыда Рамилгә дә сөйләдем. Ә ул көлде генә: “Син балалыктан һаман чыгып җитмәгәнсең”, — диде.

Рамил мине һәрвакыт күз уңында тотты. Икебез дә студентлар булганлыктан, ул мине, кинолардагы кебек, чәчәкләргә, бүләкләргә күммәде, бары бик игътибарлы булды. Мондый мө­нәсәбәт миңа хәтта ошый башлады. Фәрит еракта, томан эчендә калган кебек тоелды. Мин һаман бер үк төрле төш күрдем. Ак ма­ши­нада утырабыз икән, Рамил руль артында, мин аның яны­нда, ә Фә­рит артта. Шул ук төш елына берничә тапкыр керә.

Рамилгә ки­яүгә чыктым. Тормы­шы­быз әйбәт. Яхшы фатирда яшибез. Рамил акчага аптыратмый. Бик акыллы, ма­тур улыбыз белән кызыбыз бар. Эштә мин хөр­мәтле врач.

Беркөнне классташым Гү­зәлия чылтыратып: “Бер җыелып алырга иде, мәктәп бетергәннән бирле очрашкан юк, әйдә, бу шимбәдә авылга кайт әле”, — диде. Рамил кискен каршы килсә дә, автобуска утырып авылга кайтып киттем. Әти дә, әни дә инде мәңгелек йортларында, ә өйне саткан идек. Фәрит йортларын яңарткан. Чаллыда яшәсә дә, кайтып-китеп йөри икән. Очрашуны да ул оештырган, чы­гымын да үзе каплаган. Иң беренче эш итеп зиратка кереп чыктым. Аннан үзем үскән нигезгә киттем. Анда затлы, заманча ике катлы йорт салганнар. Хуҗалар туганнарыдай каршылады. Бакчада әти утырткан агачлар: “Безне оныттың”, — ди­гәндәй тоелды. Күршеләрнең дә кайсы икән, кайсылары мәңгелеккә күчкән. Озак кайтмадым шул.

Әкрен генә урам буйлап киттем. Балачак, үсмер елларым искә төште. Һәм Фә­рит… Мин аны һаман яратам икән бит. Ир хатынының башына мондый уйлар килергә тиеш булмаса да. Язмыш безне нигә кавыштырмады икән? Үзебез гаеплеме? Беренче адымны беребез дә ясамады. Фәрит тә Рамил яшәгән тулай торакта иде бит, югыйсә. Бәлки мин аның эзләренә басып йөргәнмендер? Бәлки, ул мине ерактан гына күргәндер дә, ләкин оныткан дип уйлагандыр. Кирәк микән хәзер бу очрашу?

Фәритнең гаиләсе юк диләр. Дөрес булса, мине “оныта алмыйм” дигән. Ә бит Рамил барысын да белә, шуңа күрә классташлар очрашуына кайтуымны теләмәде дә… Әкрен генә Фәритләр йортының капкасын ачам. Каршы алырга хәзер ул үзе чыгачак…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/shul-knne-berenche-tapkyr-khmer-echtem-berenche-tapkyr-beshtem-berenche-tapkyr

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий