Чаллы таксистлары ни өчен эшкә чыгарга баш тарта? [видео]

-- Лейла

Машина йөртүчеләр инде икенче көн рәттән баш күтәрәләр. Пассажирларны йөртмиләр, машиналары сүндерелгән килеш кала бирә.

Икенче көн рәттән Чаллыдагы «Яндекс.Такси» йөртүчеләре сервис яңалыклары аркасында забастовка оештыралар. Исегезгә төшерәбез, таксистлар өчен бу айдан ике эш режимы тәкъдим ителә. Әгәр таксист беренче режимны сайлый икән, ул заказның соңгы ноктасын күрә, ләкин өстәмә бонуслар ала алмый, шулай ук смена сатып алуга карамастан, комиссия аннан 5% алып кала. Икенче очракта, таксист заказның ахыргы ноктасын күрми, ләкин аңа заказлар үтәү өчен бонуслар бирелә һәм смена сатып алганда комиссия дә алынмый. Моннан тыш, таксистка заказны хәтта 35 сумга да башкарырга туры килә торган тарифлар да барлыкка килгән.

– Элек 100 сумнан да азрак булган заказлар өчен агрегатор махсус өстәмә акчалар түли иде, хәзер андые, гомумән, юк, – дип борчылар такси хезмәтендә эшләүчеләр.

Машина йөртүчеләр бәяләр бик түбән һәм нормаль хезмәт хакы өчен көненә 12-16 сәгать эшләргә туры килә, дип зарлана.

– Смена сатып алырга кирәк – бу 400 сум, ягулык бер көнгә – тагын 500 сум. Арендага алынган машинада эшләүчеләр көненә тагын 1000-1500 сум түләргә мәҗбүр. Бу сумманы кире кайтару өчен 20-25 заказ үтәргә кирәк. Ә сиңа тагын кешеләрне 50 сумга йөртергә туры килсә, бөтенләй дә минуска чыгасың! – дип уртаклаша таксистлар. 

Чаллыдагы машина йөртүчеләр вәзгыять яхшы якка үзгәргәнче көн саен забастовка уздырырга карар кылган. Алар заказларны сәгать 7:00дән 9:00гә кадәр һәм 16:00дән 18:00гә кадәр алудан баш тарта, ә дүшәмбе көнне бөтенләй ял көне оештыра. Ул гына да түгел, пик сәгатьләрендә машина йөртүчеләр сорауны арттыру өчен ялган заказлар да тудыра.

– Бу беренче чиратта пассажирлар өчен таксига бәяләрне арттырачак һәм көндәшләр өчен яхшы плюс булачак. Кешеләр, сәфәргә бәяләрне күреп, башка компанияләрдән тикшереп, кайда арзанрак яки тизрәк булуын сайлаячак, – дип саный машина йөртүче Дмитрий Макаров. 

Таксистлар агрегаторга шартлар чыгарды – элеккеге тарифларны һәм элеккеге системаны кайтару. Чөнки элеккеге система булганда таксист заказның соңгы ноктасын өстәмә процентларсыз һәм бонусларны югалтусыз күрә алган. Әмма агрегатордан җавап әлегә юк.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий