Язмышлар ярында: «Минем кебек күп бала табып тилмермәсеннәр иде…»

Равиләне күп еллар беләм. Ире белән яратышып өйләнештеләр, бүгенгәчә бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән көннәре. Гомер буе мул тормышта яшәделәр. Балалары булмау гына бәхетләрен китек итте, башта ун еллап көттеләр.

Менә-менә дигән өметләре акланмагач, заманча поликлиника юлын да күп таптадылар, шактый акча туздырдылар. Нәтиҗәсе булмады. Бердәнбер юл дип ятим бала алып үстерергә булдылар. 40 көнлек сабыйга үзләре хыялланган  Булат исемен куштылар. Яратып, кадерләп үстерделәр. Ул бала – бүген инде өч бала әтисе, үзенең чит кан икәнен беләдерме, бу турыда сораганым юк. Әмма бик тә игелекле бала булып үсте ул. Сезне калдырып, шәһәргә китмим дип, һөнәр алды да үз эшен булдырды. Гөрләтеп эшли. Сыйныфташ кызына өйләнде. Әти-әниләре белән бергә, заманча җитеш тормышта яшиләр. Бер-бер артлы өч бала алып кайттылар. «Без көткән балаларны Аллаһы Тәгалә аларга бирде, өебезгә нур иңде, дип шөкер итмәгән көнебез юк, ничәне алып кайтабыз дисәләр дә каршы килмибез, – ди Равилә. – Үзем күпбалалы гаиләдә үскәч, күп бала табасым, үстерәсем килгән иде. Насыйп булмады бит. Ничекләр бала алырга тәвәкәлләгәнбез, дибез…»

Күптән түгел Равилә әнисен соңгы юлга озатты. Төп йорттагы энекәшләре гаиләсендә бик кадерле әби булып яшәде ул. Ә беркөнне Равилә миңа һуш китәрлек серен ачты.

– Без бит җиде бала үстек. 4 кыз, өч малай. Әти яшьли, озак кына авырып, үлде. Ул авырганда ук тормыш йөген әни үзе тартты. Бүгенге кебек муллык заманы түгел бит. Җитмәсә, алдагы дүртебез – кызлар. Бик авыр булгандыр мескенемә. Юклык-мохтаҗлык үзәгенә үткәч, ул: «Раббым, балаларым минем кебек күп бала табып тилмермәсеннәр иде», – дип теләк тели. Әмма теләкләре кабул булгач (без, дүрт кызның өчесе, бала таба алмадык, балалар йортларыннан алып үстердек, беребез бер бала белән калды, тагын алып кайта алмады), бик үкенә ул. Гомере буе безнең алда үзен гаепле тоеп яши. «Раббым, оныклар сөю бәхетеннән мәхрүм итмә аларны», – дип, гел Аллаһка ялвара. Әнинең бу теләге дә кабул булды. Дүрт кызда да икешәр-өчәр онык. Ә энекәшләргә, ни сәбәпледер, әнинең беренче теләкләре кагылмый, хатыннары аларны икешәр бала белән сөендерде…  Әнинең теләкләре турында каян белдек, дисеңме? Авырый башлагач, үзе сөйләде. Барыбыздан да елый-елый гафу үтенде. Тамчы да үпкәләмәдек аңа. Үзенә дә шулай дидек: «Әни, синең ул сүзләрең генә түгел, безгә теләгән башка барлык изге теләкләрең дә кабул булды бит, барыбыз да мул, бәхетле тормышта яшибез. Өстәвенә, өч ятимгә әти-әни назын бүләк иттек, димәк, безгә шулай язган булган», – дидек. Шулай да, түзмәдем: «Гомерең буе шушы авырлык белән ничек яшәдең? Ничек бер кешегә дә әйтми түзә алдың, сөйләсәң, җиңелрәк булыр иде бит, әни», – дидем. Баксаң, ул аны күп еллар элек үк бер кыз туганына сөйләгән, әмма беребезгә дә әйтмәскә кушкан икән. Әни вафат булгач, апабызга белгәнебезне әйттек. Ул да: «Әниегезгә рәнҗи күрмәгез, балакайлар. Михнәтне бик күп күрде шул. Түзә алмагач, уйламыйча, җан әрнүе белән әйткән инде ул аны. Әйткән дә оныткандыр. Кабул була дип уйламагандыр», – ди. Нинди рәнҗү! Үпкәләмәдек тә, дидек.  Әниебезнең тыныч күңел белән китүен белгәч, ул да сөенде.

…Әниләр догасы, әниләр теләге – иң кабул була торган догалар исемлегендә шул. Хисләр ташканда да, чарасыз калганда да сүзләребезне үлчәп, мәгънәсе, азагы, кабуллыгы турында уйлап әйтергә генә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68054/

Бәйле