Балалар бакчасында ике хатын-кыз сугышкан.
Бу хакта анда эшләүче тәрбияче “Вконтакте” социаль челтәренең “Подслушано Уфа” төркемендә язып калдырган.
“Инде өч ел дәвамында балалар бакчасында эшлим. Ике көн элек олы яшьтәге ике хатын-кызның балаларының уңышлары өчен сугышканын күрдем. Балалар үзара дус булса да, әниләре бер-берсен күптән күрә алмый иде. Монысында балаларын киендергәндә урын бүлешә алмаган өчен сугышып киттеләр.
Үзебез генә аера да алмадык, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килде.
Әмма бу хәл-вакыйгада балалары жәл. Алар әниләре өчен үзара сөйләшмәскә тиеш. Ә бу вакыйганы кичергәннән соң, алар зур психик тайпылыш алырга мөмкин бит. Кая бара икән бу дөнья…” – дип язып калдырган ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-11-09/minem-bala-sinekenn-n-yahshyrak-2576779
–
–