Татарстанда танылган фермер вафат булган

Республиканың иң танылган фермерларының берсе Мурат Сиразин вафат булган. Тырыш, һәр нәрсәгә үз карашы булган фермер 64 яшендә үлгән. Әлеге кайгылы хәбәр турында аның кызы Индира хәбәр иткән.

– 12 ноябрьдә Сиразин Мурат Галиевичның 64 яшендә гомере өзелде. Син киң күңелле кеше идең. Оптимист, һәрвакыт күп эшләдең. Син: “Мин Җәннәттә яшим, монда күңелем белән ял итәм”, – дип әйтә идең. Синең сәгатең сукты.. Тәнең белән ял ит..- дип язган кызы Индира.
Аның сүзләре буенча, Мурат Сиразин сөрем газы белән агуланган. Аңа кадәр саулыгы белән проблемалары булмаган.
Мурат Сиразин – республикада танылган шәхес. Соңгы елларда Югары Ослан районындагы хуҗалыгында куяннар, казлар, үрдәкләр һәм башка кошлар, җәнлекләр үрчетү белән шөгыльләнә иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68164/

Бәйле