Беркөнне авылдан әби шалтыратты.
– Улым, бәйрәмнәргә бабай белән сезгә кунакка килергә уйлаган идек.
– Бик яхшы булыр, яздан бирле килгәнегез юк. Без генә оныклар белән җәй буе сездә ятабыз бит.
– Әйе, оныкларны да сагындык, кибетләрдән әйберләр дә аласыбыз бар иде, кием-салым, башка вак-төяк…
“Ярый, килегез, әлбәттә, бергә йөрербез магазиннарда”, – дип җавап бирмәкче идем, туктап калдым. Урам саен үсеп чыккан катлы-катлы, ялтыр-йолтыр сәүдә үзәкләренә бүген керү зур проблемага әйләнде бит!
– Әби, – мин әйтәм, – ә синең “куар кодың” бармы соң?
– Нинди куар каз ул тагы, “птичий” грипп килә дип, күптән казларның барысын суеп бетергән идек бит инде…
“Каз түгел, код”, – дип, тавышы начар ишетелә башлаган телефоннан әбигә зур кибетләргә хәзер электрон пропусклар белән генә керү мөмкин икәнен үземчә аңлатырга тырышып карадым, тик бу бик авыр мәсъәлә булды.
– Әби, хәтерлисеңме, без бәләкәй чакларда “ящур” килә дип, авыл башына такта будка куеп юлны аркылы киртәләр белән япканнар иде?!
– Әйе, бабаң анда “дежур” булып та йөрде әле…
– Менә хәзер короновирус таралмасын дип, кибетләрне карантинга яптылар инде.
Шулчак телефонымда зарядка бетә язып, әбиемнең ашыга-ашыга:
– Борчылма улым, түбән очтагы Мәфтүхәттәйдә бер-ике каз калган иде бугай. Буш кул белән килмәбез, кибеткә дә үтәрбез, – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым…
Фәрит Вагыйзов.
Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/kuar-kazy-barmy