Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәрсә булды?

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу гаиләсе белән авырый. Бу хакта ул инстаграмда сөйләде.

“Барыгызга да сәлам. Мин бераз инстаграмнан төшеп калдым. Кичә үземне бик начар хис иттем. Үләм дип торам. Күңел болганды, костым, температура югары булды, туңдырды, калтыратты, буыннар һәм мускуллар авыртты. Әйтерсең лә, өстемнән трактор узган. Гаиләбез белән шулай чирләдек. Кызым Раинаның хәзер температурасы юк, ләкин ул әле дә хәлсез, юньләп ашамый”, — дип язган Алсу.

Алсуның гаиләсенә сәламәтлек, иминлек телибез!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/khniya-frkhine-kyzy-alsu-avyryy

Бәйле