Чаллы таксистларының эшкә чыкмавы нәрсәгә китерде? [видео]

-- Лейла

Чаллыдагы «Яндекс. Такси» сервисы машина йөртүчеләре баш күтәрүләрен дәвам итәләр. 15 ноябрьдә таксистлар гомумән эшкә чыкмаган. Шул сәбәпле, Чаллыда такси бәяләре чамадан тыш арткан.

— Бүген 30-40лап такси йөртүчесе эшкә чыкмады. Моңа өстәп урамда бик салкын, шуңа да бәяләр артты. Әле тагын фейк-заказлар бар! Такси бәясе 40%ка артты дип әйтергә була, — ди таксист Илназ Садыйков.

Чыннан да, такси бәяләре артты. Әйтик, элек машиналар әле әз йөри торган вакытта, пик сәгатьләре булмаганда, 30нчы комплекстан 39га кадәр барып җитәр өчен 100-115 сум түләргә кирәк булса, бүген бу бәяләр 155 сумга кадәр күтәрелде.

Алдагы атнада ук Чаллы таксистлары заказлардан бик әз акча калу сәбәпле, баш күтәрә башлаганнар иде. Бер атна вакыт узды, әмма агрегатордан бернинди дә җавап алынмады. Шуңа да таксистлар һаман да үз хокукларын яклауларын дәвам итәләр: алар «Яндекс» компаниясенең җирле менеджеры белән очрашып, элеккеге тарифны кире кайтаруны сорыйлар. Моннан тыш «Эконом» тарифына заказларны күбәйтүне һәм аларга бәяләрне 100 сумнан да ким итмәскә кирәклеген дә искәртеп сорамакчылар.

Бәйле