Зәмирә Рәҗәпова 10 пар аяк киеме алып йөри икән…

Булмас димә, дөнья бу.

«Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсен фотосессиягә ничек әзерләве һәм анда баргач ниләр булып бетүе турында язган.

«Гаилә фотосессиясе — минем өчен бер сынау. Биш кешедән торган гаиләне бер стильдә киендерергә, кимендә ике образ сайларга кирәк. Ә бу — 8 пар оекбаш, 10 пар аяк киеме, 4 күлмәк, 6 чалбар, 1 костюм, тагын бантик, алкалар, галстуклар, памперс, яшелчә пюресы һ.б. Бер сәгатьтә киемнәрне алыштырып өлгерергә, барысы да елмаерга һәм кадрны бозмаска тиеш! Мин уйлап чыгарган нәрсә буларак, мин барысына да җаваплы. «Әнием, ак оекбаш кайда?», «Әнием, бу кроссовкаларны кимим», «Зәмирә, мин Аязның күлмәген кидем, ахры, кыса кебек», «Әнием, Камилә «зур эшен» эшләгән», «Әнием, конфет бир, алайса елмаймыйм», дип аптыратуларына карамастан, мин тыныч булырга, прическа һәм макияж урынында калырга һәм бәхетле елмаерга тиеш. Фотосессия азагында, гадәттә, шундый тавыш куба. Биш кешенең киемен җыярга, кечкенәләрен киендерергә кирәк. Фотостудиядән: «Тагын бер ризалашсаммы?» — дип китәбез. Ә аннары матур фотолар килә һәм мин тагын яңа фотосессия турында уйлый башлыйм», — дип язган ул.

Инстачылар матур гаиләгә һәм матур фотоларга сокланган, нәни кызга күз тимәсә иде дип борчылган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-11-15/z-mir-r-pova-10-par-ayak-kieme-alyp-y-ri-ik-n-2584217

Бәйле