Инзилә Юльякшина октябрь ахырында операция ясаткан [фото]

Популяр җырчы Элвин Грейның хатынына борынының формасы ошамаган, шуңа ул аны үзгәртергә хыялланган. Радик хатынының ринопластика ясау карарын хуплаган.

Социаль челтәрдәге эфир барышында кыз борынында ике атнадан артык йөрткән махсус бәйләвечтән котылган. Чагыштыру өчен ул  операциядән соң һәм моңарчы булган  фотографиясен куйган.

Фото: https://www.instagram.com/_izi__official/
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/elvin-greyny-khatyny-operatsiyadn-so-borynyn-krstkn

Бәйле