Ландыш Нигъмәтҗанова: «Фәритемне алып китәргә генә торалар»

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова: “Фәритемне алып китәргә генә торалар”, — дип хафага салды.

Әмма борчылыр урын юк. Сүз кызлары Ләйлә турында бара. Ләйләнең үткен һәм шаян бала булуын күпләр белә. Баксаң, Ләйлә әтисенә кияүгә чыгарга чамалый икән.

Ләйлә белән әтисе әңгәмәсе:

— Әни көтеп торыр, минем дә кияүгә чыгасым килә.

— Әтигә чыкмыйлар инде… Үзеңә акыллы, матур егет табарсың. 

— Алайса кияүне үзең тап, мин таба алмыйм, әнине тапкансың бит әле.

— Миңа ышансаң, беркайчан да кияүгә чыкмыйсың, чөнки минем таләпләрем зур…

— Үзеңә чибәр, матур кыз тапкансың бит әле.

— Шундый кыз табу өчен беләсеңме күпме көч куйдым?..

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/landysh-nigmtanova-fritemne-alyp-kitrg-gen-toralar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий