Блогер Атаказ дөрес итеп каз йолкырга өйрәтә [видео]

-- Лейла

Рәфис Атаказ күрше-күләннәре, туганнары белән җыелышып каз өмәсе үткәргәннәрен күрсәтте.

— Суеп кертәләр, бер матур апа үтүкләп тора, аннары казны тагын бер апа ала да, компрессор ярдәмендә кабарта. Соңыннан гына йолкый башлыйсың, — дип аңлата Рәфис Атаказ.

Аны шулай тутырып йолкыгач, бик уңайлы була, дип белдерә блогер. Ә суга тыгып казны йолкысаң, аның йоны әрәм булып бетә.

Сезнең якларда казны ничек итеп эшкәртәләр?

Бәйле