Алсу Шәйхразиева: «Улым көн саен яшәү өчен көрәшә» [видео]

-- Лейла

Казаннан Зиннур Шәйхразиевка 23 яшь. Ул сирәк була торган авыру белән чирли. Зиннур күзгә күреп сула, егетнең якыннары нәрсә эшләргә дә белми…

Зиннурның әнисе Алсу ике бала тәрбияләп үстерә. Ике баласында да куркыныч диагноз –муковисцидоз. Кызганычка каршы, хатынның кызы бүген инде юк. Хәзер исә улы куркыныч авыру белән күзгә-күз көрәшә. Аңа савыгу өчен күп күләмдә акча таләп ителә. Шуңа да Алсу ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. 

Казаннан Алсу белән Зиннур моннан ике ел элек Мәскәүнең «Йөрәк җылысы» дип исемләнгән хәйрия фондына киләләр. Алар баштан Зиннурның үпкәләрен күчереп утыртуга чиратка басалар, соңыннан исә бөерләрен дә күчереп утырту кирәклеге ачыклана. Алар өчен шул вакыттан башлап газаплы көтү һәм яшәү өчен көрәш башлана.

Иң беренче чиратта, табиблар Зиннурга тән авырлыгы җыярга кушалар. Әйтергә кирәк, муковисцидоз вакытында азык-төлек начар үзләштерелә – шуңа да малайның ашказанына туклыклы катнашма кертү өчен система – гастростома куярга туры килә. Вакыт үтә тора һәм 200-300 граммлап, акрын гына, Зиннур 8 килограмм авырлык җыя ала. Шул вакытта табиблар операция ясарга кирәклеген әйтәләр. 

Авыру көчәя башлагач, Зиннур бик авырлык белән генә җыйган килограммнарын югалта башлый. Хәзер бер айдан артык малайның тән температурасы төшми. Үпкәләрендә инфекция барлыкка килә һәм ул бик тиз үсә башлый. Организм гадәти ризыкны гына түгел, ә гастростома аркылы бирелгән ризыкны да кабул итми башлый. 

Зиннурга ике көчле антибиотик – “Дорипенем” һәм “Меронем” кирәк. Мондый терапия вакытында бөерләр эшләүдән туктарга мөмкин. Шуңа күрә антибиотикларны максималь дозировкада түгел, ә өлешчә бирергә кирәк. Моннан тыш организмны альбумин белән тәэмин итү таләп ителә. Ул кан күләмен һәм матдәләр алмашын җайга салырга ярдәм итәчәк.

Зиннурга бу авыру белән көрәшергә көч тә, хәл дә кирәк. Уйлап кына карагыз, 23 яшьлек егет бүген нибары 38 килограмм авырлыкта! Ул урыныннан көчкә тора, вакыты-вакыты белән башын да күтәрә алмыйча ята. 

Егетнең авыруы көчәю алдыннан, аңа табиблар дарулар кертү өчен тире асты порт-системасын урнаштырган булганнар – хәзер исә Зиннурның веналарында бер тере урын юк! Порт бар, ә бераз гына булса да көч бирә алырдай дарулар һәм альбумин – юк. Алсу хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә – аның улына ашыгыч рәвештә антибиотиклар һәм альбумин кирәк!

Күптән түгел Казанда суд булган. Аның карары буенча Зиннурга таргет терапиясе препаратлары бирергә тиешләр, бу дарулар сынган генның эшен төзәтеп җибәрергә сәләтле булачак. Зиннурга хәзерге вакытта авырлык килгән чорны ничек булса да җиңеп чыгарга, препаратлар килеп җитүне көтәргә кирәк. Әгәр дә кирәкле дарулар булса, соңыннан Зиннурга операция дә ясалачак.

Хәйрия фонды искәртә: алар тиешле препаратларны “көтеп торырга”, “бераз вакыт сузарга”, “авыруны ерып чыгарга” ярдәм итәләр. Әмма вакыт дигәне һаман алга бара! Бу егеткә булыша алсак иде! Аның да бит яшәргә тулы хокукы бар.

Зиннурга 760 мең сумнан артык акча таләп ителә. Бүгенге көнгә 259 мең сум акча җыелган инде. Битараф булмыйк! Игелекле эшләр эшләп калырга ашыгыйк!

Бәйле