Асаевлар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашабыз

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның әтисе вафат.

Бу хакта Казан шәһәр филармониясендә эшләүче хезмәттәшләре хәбәр итте. Рөстәмнең, якыннарының тирән  кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Рәйсә Борһаниева, Казан шәһәр филармониясенең пиар буенча белгече: » Быел кайгылы хәбәрләрдән йөрәгебез әрни. Бу хакта ишетү дә, журналистларга җиткерү дә бик авыр. Июльдә Фердинанд Фәтхинең әнисе вафат булган иде. Аннары Алсу Сөнгатуллинаның әтисе, Айдар Габдиновның әнисе, күптән түгел Сиринә Зәйнетдинованың әтисе, инде бүген Рөстәм Асаевның әтисе бакыйлыкка китүе хакында сүз килеп иреште… Үземнең дә әти-әнием мәрхүм, аларның хис-тойгыларын бик яхшы аңлыйм, олы кайгыларын уртаклашам, күркәм сабырлыклар телим.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanny-atkazangan-artisty-rstm-asaevny-tise-vafat

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий