Без мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә, хатын урамда көтеп торды

Ир-ат булсам да, хатын-кыз эшеннән курыкмадым, оялмадым. Идәнен дә юдым, ашарга да пешердем, хәтта тегү дә тектем. Соңгысы белән аеруча мавыктым. 

Хатын-кызлар өчен төрле киемнәр тегә идем. Ул заманда күн тукымадан итәк белән камзул кию “мода”да иде. Хатынга тегеп карадым да, дус кызлары да кызыкты. Алардан күреп башкалар сорый башлады. Шулай итеп, ярты шәһәргә кием тегә башладым.

Кием тегү өчен хатын-кызларның өенә барып, үлчәмнәрен ала идем. Билгеле, үлчәгәндә, чишенеп, эчке киемнән генә калырга кирәк. Менә шунда башлана иде иң кызыгы. Кулым гүзәл затның тәненә тиюгә, эреп төшәләр иде. Берсе дә иркәләүләремә, назлап үбүләремә каршы тора алмады. Мин барлык кызлар белән дә йоклап чыктым. Араларында сатучы, шәфкать туташы, укытучы, полиция хезмәткәре һәм башкалар бар иде.

Бер вакыйганы мәңге онытасым юк. Әзер итәкне клиенткага хатын белән илтергә булдык. “Мин сине урамда көтеп торам, тиз генә кертеп чык”, — дип хатын урамда калды. Тиз генә чыгып китеп булмый бит инде ул. Башта клиентка итәкне киеп карарга тиеш. Ярамаса, кире алып китәсең, төзәтәсең. Бу хатын чишенгәч, түзмәдем, бәйләнә башладым. Тиз арада мәхәббәт белән шөгыльләндек. Ә хатын урамда көтә. Берни булмагандай елмаеп чыктым да, өйгә кайтып киттек…

Бу хәлләргә бик күп еллар узды инде. Хәзер тегү эшен ташладым. Ләкин ул елларны сагынып искә алам…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/bez-mkhbbt-beln-shgyllngnd-khatyn-uramda-ktep-tordy

Бәйле