«Әтине үзе белән эшләгән кеше вәхшиләрчә жәфалаган»

-- Лейла

Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык.

Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге… Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.

Әтинең ялы беткәч без Мөслимгә кайттык. Икенче көнне әти таңнан эшкә китте. Ул нефтеразведка оешмасында олы МАЗ машинасында эшли иде. Әтине төнлә авыр хәлдә алып кайтканнар. Таң атканда әти якты дөнья белән хушлашкан. Сеңлем белән икебезне әби килеп алды. Урамда барганда кешеләрнең пышылдашканнары әле дә күз алдымда. Без ике бала ятим калдык – миңа 6, сеңлемә 2 яшь иде. Нинди аңлашылмаучылык, нинди сәбәп булгандыр – әтине үзе белән эшләгән кеше вәхшиләрчә жәфалаган, машина белән өстеннән дә чыккан, машинага тагып та йөргән.
Әтине сагынып елауларым ул вакытта. Беркөнне кибет янында гел әти төсле абыйны күреп өйгә йөгереп кайтуларым, әни ничек түзгәндер. Әтиемә бары 34 яшь иде, әни белән 7 ел гына торып калдылар. Минзәләдә укыганда юллар юктан интектек, әти исән булса, килеп алыр иде дип елый идем.
Ул кешене ике елга утырттылар, бер елдан әйләнеп кайтты. Аллаһ Тәгалә бар шул, аның малае 34 яшендә үлгән, ике баласы ятим калган. Баласының гөнаһы юк та югыйсә, нишлисең бит. Бер тапкыр мин аны төшемдә күрдем. Миңа мунча төзеп бирәм, ди. Кирәкми, минем тормышым бөтен, миңа синнән бернәрсә дә кирәк түгел, дип җавап бирдем. Сеңлем белән сөйләшкәндә төшне сөйләдем. Сеңлем: «Ул Казанда больницада ята, хәле авыр дип әйтәләр», – диде. Бәлки кылган гөнаһларын үләр алдыннан искә төшереп, бездән гафу үтенүе булгандыр.
Әниебез дә 50 яше туласы елны вафат булды – миңа 21, сеңлемә 17 яшь иде. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, икебезнең дә тормышыбыз әйбәт, балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Сеңлем генә ялгыз калды, бүген балалары белән яши.
Тормыш шундый сынаулар бирде безгә. Аллага шөкер, ул сынауларны үтәргә көч тә, сабырлык та бирде. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстердек, өчесе дә бүгенге көндә гаиләле, алты оныгыбыз бар. Балаларыбыз без күргән бәлаләрне күрмәсеннәр иде дигән теләктә мин һәрвакыт.

Фәридә Әшрәфуллина.

Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/tiemne-khezmttshe-falagan

Бәйле