Яңа елда пенсияне ничек түләячәкләр?

Түләүләрне аерым очракларда алданрак алып булачак.

2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия алу һәм аны түләүләрне контрольдә тоту буенча үзгәрешләр гамәлгә керә.

Яңа нигезләмәләр буенча, гадәттән тыш хәл игълан ителгән территорияләрдә пенсияне билгеләнгән датадан иртәрәк бирү мөмкинлеге каралган. Моның өчен пенсия алучыга Пенсия фондына гариза язу кирәк. 

Пенсияне алу буенча да яңалыклар бар. Мисалга, почта аша пенсия алучы яңа айда дәүләт түләвен, кирәк булган очракта, үз исәп-хисап счетына күчерүне сорап, гариза яза алачак. 

Төп яңалык суд карары нигезендә пенсияне тотып калуларга кагылачак. Пенсионер банкрот дип табылган очракта, пенсия акчасын тотып калу тыелачак. 

Гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләр буенча, вафат булган кешенең пенсиясен варислары алырга хокуклы. Пенсия фондына гариза язу гына таләп ителә. 

Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан түләүләр ала торган кешеләр, фонд эшләүдән туктаган очракта да,  җыелма өлешне барыбер алачак. 

Билгеле булганча, 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка, ә иминият пенсияләре 5,9 процентка артачак. Эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 2022 елда 18 521 сум тәшкил итәр дип фаразлана. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yaa-eldan-pensiya-alu-talplren-zgreshlr-kertel

Бәйле