- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
«Необычный человек»/«Гадәти булмаган кеше» ютуб-каналы җитәкчесе Рәмзил Галимҗанов “Челны-биз” интернет газетасы хәбәрчеләре халыкка дөрес мәгълүмат бирмәүләрен сөйләде.
Исегездә булса, берничә көн элек Чаллыда гомер итүче скандалчы Агина Алтынбаеваның улы югалуы турында хәбәр таралган иде. «Челны-биз» интернет газетасы Агина ханымның малае табылды дип язып чыкты. Аның улы шушы вакыт эчендә туганнарында булганы ачыкланды.
Тик Рәмзил Галимҗанов бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.
– Мин яңа гына “Асылташ” үзәгенә, опека идарәсенә, дежур частькә шалтыраттым. Агинаның уртанчы улын табучы булмаган. Мәгълүмат чаралары дөрес информация бирмиләр! Полиция хезмәткәрләре баланы югалткан! Хәзер аны таба да алмыйлар! – дип сөйли Рәмзил Галимҗанов.
–
–