Ялгыш әнисен чәнечкән

Әлеге хәл буенча тикшерү дәвам итә.

Уфа полициясенә медицина хезмәткәрләреннән Совет районының 47 яшьлек хатын-кызы китерелүе турында хәбәр килгән. Аның пычак белән яралануы ачыкланган. Җинаять кылуда шикләнелү буенча зыян күрүченең элек тә хөкем ителгән булган 27 яшьлек улы тоткарланган. Ул үз гаебен таныган.

Беренчел версия буенча, шикләнелүче өенә кайткач, әнисе һәм аның бергә яшәүчесе арасындагы низагка тап була. Алар эчеп утырган була. Шикләнелүче үги әтисе белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга булган һәм кулына пычак алган. Хатын, аларны аерырга тырышып, араларына кергән. Улы очраклы рәвештә әнисенә пычак белән җәрәхәт ясаган, ә аннары качкан.

Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-11-22/yalgysh-nisen-ch-nechk-n-2591993

Бәйле