Рәмзил Галимҗанов: «Түбән Камада полиция кеше баласын югалта. Матбугат шуны яшерә» [видео]

-- Лейла

«Необычный человек»/«Гадәти булмаган кеше» ютуб-каналы җитәкчесе Рәмзил Галимҗанов «Челны-биз» интернет газетасы хәбәрчеләре халыкка дөрес мәгълүмат бирмәүләрен сөйләде.

Исегездә булса, берничә көн элек Чаллыда гомер итүче скандалчы Агина Алтынбаеваның улы югалуы турында хәбәр таралган иде. «Челны-биз» интернет газетасы Агина ханымның малае табылды дип язып чыкты. Аның улы шушы вакыт эчендә туганнарында булганы ачыкланды.

Тик Рәмзил Галимҗанов бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

— Мин яңа гына «Асылташ» үзәгенә, опека идарәсенә, дежур частькә шалтыраттым. Агинаның уртанчы улын табучы булмаган. Мәгълүмат чаралары дөрес информация бирмиләр! Полиция хезмәткәрләре баланы югалткан! Хәзер аны таба да алмыйлар! — дип сөйли Рәмзил Галимҗанов.

Бәйле