Рәфис Атаказ каз эшкәртү серләренә төшендерә [видео]

-- Лейла

Блогер каз йолкып бетергәч, аның ничек итеп эч-башларын да эшкәртергә кирәклеген күрсәтте.

— Аның шул эше авыр да инде! Кызларыбыз күмәк һәм бик тиз башкаралар үз эшләрен. Кемдер казларны ярып тора, кемдер майларын ала, аннары йөрәген ярып, бавырын аерым, бүтәкәсен аерым, эчәгесен бүлеп куя баралар, — дип аңлата блогер.

Моннан тыш Атаказ каз аякларын эчәгесенә урап барганнарын да күрсәтте.

Өмәдә катнашкан хатын-кызларның куллары кулга иярми. Эшне оста итеп, җитез башкаралар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий