Башланган суыклар кемнәр өчен зыянлы?

Табиблар, беренче салкыннар сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, дип кисәтә.

Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин. Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.

Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.
Көчле суыклар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.

Табиблар, беренче салкыннарга организм әле өйрәнеп өлгермәгән була, ди. Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар каүвә эчәргә, шулай ук ит һәм бананны күбрәк ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа ашау файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-11-16/kin-t-bashlangan-suyklar-kemn-r-chen-zyyanly-2585410                    Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле