Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгәне белән төшкән фотоны күрсәтте.

«Минем татлыларым», дип, беренче комментарийны Рөстәмнең әнисе Ләйсән ханым калдырган.

Автоузышчының дуслары Рөстәмне үз араларыннан югалтудан курка бугай. «Нинди егетне югалтабыз!», «Егет бар иде, юк егет», «Дусларыңны оныттың!», — дип кайгырышкан алар.

«Яз килә дә китә, Рөстәм үсә дә җитә!», «Кайчан гына кечкенә малай идең. Кайчан үсеп җиттең?», «Туй кайчан?» — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2021-11-24/tuy-kaychan-2594423

Бәйле