Кемнең 1 декабрьдән пенсияләре артачак?

Кышның беренче аенда берничә категория пенсионерларның акчасы артачак.

Россия Пенсия фонды билгеләп үткәнчә, 1 декабрьдән Россиядә ике категория кешеләрнең пенсияләре артачак.

Беренчедән, ноябрь аенда 80 яшен тутырган кешеләргә декабрьдә пенсия күбрәк киләчәк.

Моннан тыш, август аенда эштән киткән пенсионерларга да автоматик рәвештә соңгы өч айлык пенсияләрен кире санап җибәрәчәкләр. Моның өчен Пенсия фондына гариза язу таләп ителми.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/1-dekabrdn-kemnrne-pensiyalre-artachagy-bilgele-buldy

Бәйле