Казанда су ташый торган «КАМАЗ» 7 яшьлек малайны бәрдергән, бала үлгән…

Фаҗига Казанда Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә килеп чыккан.

Казанда Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә су ташый торган «КАМАЗ» машинасы 7 яшьлек баланы бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә.

Беренче мәгълүматларга караганда, бала зебра буенча светофорның яшел уты янганда чыга торган булган. Гадәттән тыш хәл булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Элдар Сабиров чыкты. Бу хәлнең шартлары ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бала икенче сыйныф укучысы була, Юбилей урамындагы фатирда яшәгән. Шоферга 65 яшь.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/24-11-2021/gorkiy-shossesynda-su-tashyy-torgan-kamaz-7-yashlek-malayny-b-rderg-n-bala-lg-n-5843762

Бәйле