Белүегезчә, Эльмираны Ришат Тәтишка дип йөртә.
Эльмира аның белән бергә төшкән фотосын куйган һәм пост астына икесе арасындагы мөнәсәбәтләр турында язган.
«Ришат белән очраша башлаганнан бирле бер-беребездән аерылган юк, бергә яшибез, бергә ял итәбез, бергә эшлибез, шатланабыз, борчылабыз, (әйткәләшәбез). барысын да бергә! Тиздән сәхнәгә дә чыга башлармын әле ияреп, кем белә.
Үзебез дә шаккатабыз, ничек бер-беребездән туймыйбыз микән, дип. Безнең ничектер җеннәребез туры килде.
Инде 2 ел бергә, ышанып та булмый. Вакытның тиз узуы… Алдагы көннәрдә дә шулай матур яшәсәк иде!» дип язган ул.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/rishat-fazlyykhmtovny-sygne-ttishka-tizdn-skhng-d-chyga-bashlarmyn-le