«NL да чималны гына түгел, кеше башларын да болгаталар» — ди Альберт Шакиров [видео]

-- Лейла

Күптән түгел NL компаниясе товарларын сатучыларны Новосибирск шәһәренә, ширкәтнең «җитештерү үзәгенә» җыйганнар.

Үзе әйткәнчә, эстрада челтерәвикләренең тартмалар иленә сәяхәтләре «Юлчы» алып баручысы, блогер — Альберт Шакировның игътибарын җәлеп итә. Ул ныклап аларны күзәтеп, үзенчә нәтиҗә ясап уй-фикерләре белән уртаклаша.

— Җитештерү дип әйтү дөрес түгел, ничек итеп коробкага тутырганнарын, ничек итеп болгатканнарын карарга барганнарын дисәк дөресрәк булыр.
Төп сүз болгату монда — чималны гына түгел, кеше башларын да болгаталар, дөньясын да болгату. Халыкта шундый әйтем бар — «Сай йөзгән кеше — суны шәп болгата, ди Альберт.

«Юлчы» алып баручы белдергәнчә, порошоклар салынган капчыкларның тышына күз салсак, GPC сүзенә тап буласың.

— GPC- челтәривекләрнең әлпитисиләре — орлык эшкәртү ширкәте — кукуруз эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Әлеге оешма кешеләргә генә түгел, хайваннарга азык-төлек җитештерү белән дә шөгыльләнә икән.

Без генә авылга таянып, авылдан натураль әйберләр ашап торгач та, бар җирдә дә ярминкәләр юк ул. Бигрәк тә чит илләрдә синтетик ашау, порошоклар төп ашауны тәшкил итә. Шуңа күрә эзләнегез, иренмәгез, шикләнегез, ди Альберт Шакиров.

Бәйле