«Бүген дә килеп алмады әнием, ярар, вакыты булмагандыр»

-- Лейла

Шулай бер көнне “Изгелек” балалар приютында булып, андагы ятим балаларны, аларның күзләрендәге сагышны күргәннәрдән соң, кәккүк аналарга йөрәгем тулы нәфрәт белән кайттым.

Аналарның акчасызлыкка, яшәргә торак юклыкка сылтанып, балаларын хөкүмәт карамагына ташлап китүен берничек тә кичерә дә, аңлый да алмыйм. Бернинди дә сәбәп-сылтанулар бу кылыкны гафу итә алырлык та түгел. Куеныма сыенып яткан кызчыгым үзе йоклый, үзе һаман мине барлый: янындамы –юкмы икән дип кулы белән эзләнә, инде кулыма кагылса, тынычлап татлы йокыга тала. Шундый сизгер! “Изгелек”тәге шундый ук нәни балаларның көннәре ничек үтә торгандыр да, ә менә кичләрен йокларга ятканда аларның да бит сөекле кешеләренә сыенасы, ана җылысында иркәләнәсе, әкият тыңлыйсы киләдер! Нәниләр салкын урын-җирдә озак кына уйланып ятканнан соң, йокыга китә. “Бүген дә килеп алмады, ярар, вакыты булмагандыр, ә менә иртәгә һичшиксез киләчәк бит аның сөеклесе, һәм ул аны нык итеп кочаклаячак та, башка үзеннән беркайчан да калдырмаячак”, — бу балалар көн дә шундый уй белән уяна һәм шул ук уй белән йокларга ята. Кызганыч…
Тапкан балаңны ташлап китү – монысы үзе бер зур афәт булса, 4-5 бала табып үстергән аналарны картайган көнендә бер телем икмәккә интектерүчеләр, араларында бөтенләй караучысыз калганнары да бар. Иң борчыганы – балалары исән булып та, язмыш кочагына ташланган өлкәннәр. Көннәр, еллар буе бер җылы сүзгә тилмереп, бер чынаяк сөтле чәй эчә алмый көн үткәрә андыйлар. “Дүрт балага гомер биреп, картлыгымда шундый тормыш кичерермен дип кем уйлаган?!“ – дип күз яшьләрен тыя алмады бер көнне Заһида апа. Аңа карап мин дә тыела алмадым, күзләрендә күпме сагыш, күпме курку иде аның. Ә бит шул балаларын тәэмин итәр өчен, кеше алдында ким-хур йөрмәсеннәр дип ул икешәр-өчәр эштә хезмәт салган. Үзе курка, үзе елый, бичара. “Нәрсәдән куркасыз соң?” – дип сорыйм. “Балакаем, картлар йортына эләгүдән куркам. Миңа әлләни күп калмагандыр инде яшәргә, шул калган гомеремне ирем белән икебез корган йортта яшәп бетерергә иде дә…”, — ди ул ялварулы тавыш белән. Аны ничек кенә юатырга тырышсам да, уйлары белән ул һаман йорты, ихатасы турында борчылды. Ярар, миңа китәргә кирәк дигәч, озак кына җибәрәсе килмәде мине. Кулымда тылсым таягы юк шул минем, булса һәр ятимгә анасын кайтарып, һәр ялгыз калган ананы гаиләгә сыендырыр идем дә бит… Ташланган әби-бабайларыбызны кайгыртырга ярый әле хөкүмәт бар. Тамаклары тук, өсләре бөтен анда аларның. Әмма, нинди генә оҗмах шартлары булмасын, гаиләдәге тәрбиягә җитми инде ул. Үзебезне икешәр тимер ишек белән биклап, биек тимер коймалар белән әйләндереп алып, йөрәкләребез дә тәмам тимергә әверелде ахры. Битарафлык – бүген гадәти күренешкә әверелде. Без моңа гаҗәпләнмибез, шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Бүгенге көндә азмы башкалар ярдәменә мохтаҗ кешеләр? Сәламәт чагында кеше һаман каядыр чаба, ниләр генә эшләргә тыршмый, туктаусыз яңа планнар кора. Башкаларда аның гаме юк, бары үзенеке генә җитеш булсын. Нишләп соң бүген һәр кеше үзе өчен генә яши, кая киткән милләтебезгә, халкыбызга хас ярдәмләшү, бер-береңә булышу кебек күркәм сыйфатлар? Хәзер кунакка йөрешү дә аз дәрәҗәдә, үз өебездә тимер эченә бикләнеп утырабыз. Ә элек әбиләребез бер-берсенә кич утырырга, хәл-әхвәл белешергә йөри иде. Без аларга ияреп йөреп, хезмәтне хөрмәтли белергә, үзеңдә булганны башкаларга да бирергә кызганмаска, бер-береңә карата игътибарлы булырга өйрәнеп үстек. Һәр буын үзе үскән чорны сагынып искә ала торгандыр инде. Кемдер анасын карамый хөкүмәткә тапшырган яки баласын алмый бала тудыру йортында калдыру очракларын белмәдек-ишетмәдек, бәлки мәгълүм булмагандыр. Ютазы районы Бәйрәкә-Түбә авылында йомры йомгактай, тәбәшәк кенә буйлы, үтә җитез Мөнәвәрә апа урын өстендә яткан бианасын тәрбияләве минем күз алдында. Биек караватта, ап-ак җәймәләрдә яткан әбине ул һәр көн калаклап ашата, өс-башын алмаштыра иде, бит-кулларын ничек юындырганын әле дә хәтерлим. Һәм аның беркайчан да авырсынганын, зарланганын ишетмәдем. Мөнәвәрә апа моны шулай тиеш дип кабул иткән күрәсең. Мең рәхмәт сиңа, Мөнәвәрә апа! Ходай сиңа озын һәм хәерле картлык насыйп итсен! Ә бүген соң ник алай явызландык, күңелләребез ник керләнде? Нишләп балалар һәм картлар йортлары шыгрым тулы? “Кая барабыз, җәмәгать!” – дип кычкырасы килә кайвакыт. Авылларда мәчетләр салына, монысы күркәм күренеш, әлбәттә. Ләкин аның белән генә эш бетми бит әле, анда йөрергә дә кирәк. Халыкны җәлеп итәргә, кем ничек яши, хәл-әхвәлен сораштырырга, шул җирлектәге халыкның сулышын, көнкүрешен дә белү зыян итмәс иде. Без, яшьләр, мәчеткә барырга вакыт юклыкка сылтанабыз. Уйлап карасаң, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртүдә, халыкның әхлагын, милләтне, телне саклауда диннең дә әһәмияте бик зур. Кайсы гына динне алып карасаң да, барысы да ата-ананы рәнҗетмәскә, шәфкатьле булырга, үзеңнән көчсезләрне кыерсытмаска, кешеләргә ярдәмчел булырга, саран һәм үчле булмаска, гайбәт таратмаска, тәртипле булырга өйрәтә. Ә хәзер бәрәрсенә ярдәм итсәң, ниндидер чиктән тыш хәл булгандай кабул итәләр, сиңа сәерсенеп карыйлар, я булмаса:” Берәр туганыңмы әллә? “ – дип сораштырырга керешәләр. Янәсе болай гына булышырга, башыңа тай типмәгәндер бит! Күптән шундый уй бөтерелә башта: авыллардагы явыз күренешләрне тамырдан чабу өчен мәчетләрдәге имамнар, авыл җирлекләре вәкилләре берләшеп, шушы юнәлештә эшләсә, бәлки арба урыныннан кузгалыр иде. Шулай ук һәр авылда хөрмәтле кешеләрдән аксакаллар берлеге оештырылса, халыкның көнкүреше белән кызыксынып, булган мәсьәләләрне уртага салып хәл итсәләр, мондый хәлитмәс проблемалар тумас иде, бәлки. Алайса элеккеге ата-бабалар гадәтләре бетеп бара ич, күрше хәлен күрше белми, һәркем үз көнен үзе күрә, үз кайгысын үзе йота торганга әверелдек бит тәмам. Нинди генә кызу халык булсалар да, Кавказда бу җәһәттән дөрес тәрбия бирәләр, дип исәплим. Бала ташлап китү юк аларда, ятим калган балаларны туганнары ала, ә ата-анага соңгы сулышына кадәр игътибар вә хөрмәт күрсәтә алар.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kaya-barabyz

Бәйле