Яман шеш белән авыручы 91 яшьлек әби үзенә үзе операция ясаган

Операция алдыннан ул кызына һәм оныкларына хат яза.

Ленинград өлкәсендә бер әби үзенә-үзе операция ясаган. Ул планлы операцияне көтеп җиткерә алмаган. Операция ясар алдыннан, ул кызына һәм оныкларына хат язып калдырган.

Ленинград камалышында булган 91 яшьлек ветеран язмышы турында социаль челтәрләрдә ашыгыч ярдәм хезмәткәре Виктория Шутова язган.

Табиб сүзләренчә, пенсионер хатында онкология авыруы була. Аны операциягә чиратка куялар. Ләкин планлы ярдәмне күрсәтү кичектерелә, чөнки әбидә коронавирус тесты уңай нәтиҗә күрсәтә.

Шул чакта яман шеш катлаулана — асцит барлыкка килә. Бу вакытта корсак куышлыгына сыеклык җыела. 

«Мондый чакта тормыш сыйфаты бик начарлана. Йөреп тә, ятып та, сулыш алып та булмый. Әби үзенә үзе хирургик ярдәм күрсәтә — лапароцентез ясый. Әби нечкә пычак ярдәмендә корсагына кисемнәр ясап, сыеклыкны чыгара», — дип яза Шутова.

Операция алдыннан ул кызына һәм оныкларына хат яза. «Кадерле кызым, оныкларым. Булдыра алсагыз, мине гафу итегез, ләкин мин мондый авыру белән яши алмыйм. Бик авырта. Кешеләр, кызымны гаепләмәгез, ул мин бик яхшы. Барыгызны да үбәм», — ди ул.

Әбинең хәле стабиль дип бәяләнә. Хәзер Сәламәтлек саклау комитеты тикшерү оештырган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yaman-shesh-beln-avyruchy-91-yashlek-bi-zen-ze-operatsiya-yasagan

Бәйле