Әбисен яндырган…

Сөйгәне кайда булган?

Благовещен район суды күптән түгел урында яшәүче иргә суд карары чыгарган. Ир әбисен тереләй яндырган.

Билгеле булуынча, ир сөйгәне һәм аның әнисе белән кәеф-сафа корып утырган булган. Көтмәгәндә алар арасында уртак акчага сатып алынган өй өчен тавыш чыга. Бервакыт ир канистра белән бензин алып керә дә, өйгә сибә һәм ут төртә.

Ачыкланганча, тәүдә алар утны сүндерергә тырышып карый. Бу вакытта идәндәге палас кына яна башлый. Әмма алар утны сүндерә аламый һәм янгын бөтен өйгә күчә. Нәтиҗәдә, хатынның әнисе 70-79 процент тән пешүе алып, дәваханәгә эләгә. Соңрак ул шунда ук вафат була.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-11-29/bisen-yandyrgan-2599702

Бәйле