Элвин Грей Уфада “ЕЛКИ” фильмының ничек төшерелүен күрсәтә [видео]

-- Лейла

28 ноябрьдә Уфа халкы танылган комедия төшерүендә катнашты. Съемка «Торатау» конгресс-холл территориясендә узды.

Фильмның яңа өлешендә съемкаларда катнашу өчен Уфада яшәүчеләр зур курай чәчәк формасына тезелеп басты, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте вәкилләре.

Төшерү барышыннан танылган җырчы Элвин Грей да читтә калмады (Радик Юльякшин).

Социаль челтәрләрдә артист Уфада съемкаларның ничек узуы турында кыска гына видеолар белән уртаклашты.

Җырчы үзенең Инстаграмында яңа фильмны 16 декабрьдә бөтен кинотеатрларда карап булачагын да хәбәр итте.

Бәйле