Алсу Фазлыева: “Әтинең яшисе килде”

Тормыш тоташ сынаулардан тора. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: караңгылыкның икенче башында һичшиксез яктылык бар. Татар эстрадасының танылган артисты Алсу Фазлыева да шул фикердә. Алсу белән гаилә хәлләре, эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.

– Алсу, өченче баланы планлаштырган идегезме?

– Өченче балабыз булыр дип башыма да килмәде. “Кыз була” дигәч тә ышанмадым. Балага биш ай, кызыбыз барлыгына әле дә күңелем ышанмый. Кайвакыт уянып китәм дә, “өнемме бу, төшемме?” дип сискәнеп китәм. Кыз бала олыгайган көндә безгә терәк-таяныч булыр дип өметләнәм. Ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Улларыбыз да акыллы, сүз дә юк. Ләкин алар өйләнгәч, минеке түгел, ә хатынныкы булачак…

– Бала тудыру йортында Азат белән бергә яттыгызмы?

– Түләүле клиникада бала табу хыялым бар иде. Бала белән аерым бүлмәдә ятасым килде. Малайлар белән андый мөмкинлек булмады бит. Азат бала тудыру бүлмәсенә кермәде, безне бүлмәдә көтте. Зифаны кесарев кисеме ярдәмендә таптым, шуңа күрә беренче көннәрдә баланы күтәрү түгел, аякка да баса алмадым. Азат бик нык ярдәм итте.

— Зифа исемен кем тәкъдим итте?

— Башта халыктан сорадык. Бик күп исемнәр арасыннан нәкъ менә Зифа исемен сайлап алдык. Ул безнең гаиләгә бик туры килә, исемнәребезнең хәрефеннән җыелган кебек булды. “З” хәрефе — Азат, Аяз исемендә һәм Фазлыев фамилиясендә, “и” хәрефе — Ильяста, “ф” хәрефе — Фазлыев фамилиясендә, “а” хәрефе шулай ук Азат, Аяз һәм Алсу исемнәрендә бар. Моннан тыш, Зифа исеменең кыска булуы, татар һәм рус телләрендә язылышы бертөрле булуы ошады.

— Дүртенчегә бару теләге юкмы?

— Теләк бар. Сәламәтлек булса, бәлки барырмын. Зифаны тапканда булган шартлар миңа бик ошады. Кызымның тәмен белеп, кадерләп кенә үстерәм. Алай да вакыт тиз уза кебек. Шуңа күрә няня да ялламыйм, үзем генә карыйм.

— Азат нинди әти ул?

— Ул балалар өчен үлеп тора. Дөньядагы иң яхшы әти. Улларына – чын үрнәк. Сүз уңаеннан, Азат дөрес яшәү рәвеше алып бара. Спиртлы эчемлекләр кулланмый. Бер ел буе намаз укый. Зифа — коеп куйган әтисе, әти кызы.

— Алсу, син дә бит әти кызы идең… Әтиеңнең гомере ни сәбәпле өзелде?

— Минем өчен бу темага сөйләшү бик кыен… Март аенда әтинең вафатына ике ел була. Әти гомере буе шофер булып эшләде. Һәрвакыт юлда булды. Соңгы тапкыр хәтта Магнитогорскига кадәр барган иде. Ул гел эштә булгач, әни эштән китеп, безне – өч баланы тәрбияләү белән мәшгуль булды. Салкында да, карлы буранда да әти камаз астында машина ремонтлады. Нәтиҗәдә үпкәләренә салкын тиде. Хастаханәгә салдык, әмма Яңа елга туры килү сәбәпле, дәваланып бетмичә өйгә кайтты. Өйгә кайткан көнне үк тән температурасы күтәрелде. Яңа ел бәйрәмнәре узганын чак көтеп алдык, чөнки хастаханәгә барганда, хәле авырлашкан иде инде. Балтачта үпкә ялкынсынуы белән Казанның 7нче хастаханәсенә китерделәр. Ул дүрт тапкыр реанимациядә булды. Хәле җиңеләйгәч палатага чыгаралар да, аннары авырайгач кабат кертәләр иде.

— Бу хәл күпме дәвам итте?

— Әти ике ай хастаханәдә ятты. Ике ай буе яныннан китмичә чиратлашып сакладык. Соңгы тапкыр реанимациягә әтине мин озаттым. 9 март көнне әти хастаханәдә җан бирде. Ул һәрвакыт бездән “мин яшәячәкменме?” дип сорады. Аның яшисе килде. Без дә “яшисең, әти” дип юатып тордык.

— Ә табиблар нәрсә диде?

— Алар алдан ук безгә “өмет юк” дип әйтеп куйды. Билгеле, әтинең үзенә әйтмәдек. Сау-сәламәт кеше ике ай эчендә юкка чыкты.

— Әтиеңнең төшкә кергәне бармы?

— Бер-ике генә тапкыр керде. Әти киткәннән соң, машинасы бер ел буе ишегалдында торды. Авылга кайткан саен шуны күреп күңел әрни иде. Әнинең дә төшенә кергәч, әти машинаның тик торуын теләмидер дип уйладык. Шуңа күрә сатарга булдык.

— Әниеңнең хәле ничек?

— Әни зур өйдә үзе генә яши. Без аны төрле сәбәпләр белән Казанга чакырып кына торабыз. Ешрак китерәсе килә. Ләкин авылда да эш җитәрлек. Мал тулы абзар иде. Әнигә авыр булмасын дип, малларны суярга туры килде. Үзенә юаныч булсын дип каз-үрдәкләр, чебиләр алды.

— Гаиләгездә тагын бер сынау булды – Азатның әнисе вафаты…

— Каенанам да, әтием дә 5 гыйнвар көнне туган. Азатның да туган көне шул көнне. Каенана 14 мартта, ә әти бер елдан соң 9 мартта үлде. Алар 5 көн аерма белән икесе дә 63 яшьтә китеп бардылар. Каенана алты ел буе яман чир белән көрәште. Аның кебек көчле рухлы кешене башка белмим. Эчмәгән даруы калмады, соңгы мизгелгә кадәр көрәшеп яшәде. Башта әнине дәваларга Израильгә алып бардык. Чит илдә бер ай торып кайтты. Аннары берничә айдан соң, Төркиягә чакырдылар. Анда кызы һәм килендәшем белән бергә бардылар. Төркиядән, чынлап та, хәле яхшырып кайтты. Әмма әни ике ай гына яшәп калды…

— Операция өчен халыктан акча да җыйган идегез…

— Гастрольдән кайтып барганда, бер таныш кыздан смс килде. “Азатның әнисенә акча җыясызмы әллә?” — дип сорады. Аптырап киттем, берни дә аңламадым. Шуннан соң бөтен салонга: “Азат, безнең исемнән мошенниклар акча җыя”, — дип кычкырдым. Баксаң, Азатның абыйсы дус-ишләреннән ярдәм сораган булган һәм шул хәбәр таралган. Әлбәттә, без моны инкарь итә алмадык.

— Ләкин халык җыйган акчаны сез әниегезгә тотмадыгыз. Ни өчен?

— Минем челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлаган вакыт иде ул. Берничә айдан “Мерседес” машинасы бирергә тиеш иделәр. Шунда башыма бер уй китереп сукты: әгәр миңа машина бирсәләр, кеше “халыктан җыйган акчага машина алган” дип гомер буе күземне ачтырмаячак бит. Азат белән уйлаштык та, апалары белән сөйләшеп, җыелган акчаны ярдәмгә мохтаҗ булган җиде балага бүлеп бирдек. Шулай итеп, әни өчен кирәкле акчаны танышлардан бурычка җыйдык. Азатның туганнары да безнең кебек үк кредитларга керде. Машинабызны да сатарга туры килде. “Кирәк булса, фатирны да сатабыз”, — дигән иде Азат. Шундый авыр вакытлар иде ул, Азат хәтта кыш көне җәйге аяк киеме белән йөрде. Челтәрле бизнеста эшләвемә 3 ел була, шуның ел ярымын бурычлар түләүгә багышладык. Кызганыч, әнине саклап калып булмады. Әмма ул барысын да белеп, күреп китте…

— Алсу, сине сәхнәдән китә дип сөйлиләр. Җырлауны ташларга җыенмыйсыңдыр бит?

— Юк, әлбәттә. Мин җырлыйм, ләкин ерак гастрольләргә чыкмыйм. Кызганыч, эстрадада акча эшләп булмый. Бик популяр җырчылар гына акча эшли аладыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә ныклап челтәрле хәләл бизнес белән шөгыльләнәм. Азат белән икәү эшлибез, эшебезне бик яратабыз. Бу эш безгә бөтен яклап зур мөмкинлекләр бирде. Без моны Аллаһы Тәгаләнең алдан әзерләп куйган юлы дип уйлыйбыз. Беренчедән, бурычларны түләп бетердек. Икенчедән, бик күп кешене эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итәбез.

— Үзеңне үзгәрдем дип уйлыйсыңмы, Алсу?

— Әлбәттә. Хәзер элеккеге Алсуны уйлыйм да, хәтта оялып куям. Уйламыйча эшләгән гамәлләр, берәрсе белән үпкәләшеп йөргән чаклар да булгандыр. Хәзер алай түгел. Фикерләвем тулысынча үзгәрде. Бүген һәм хәзер яшәргә кирәк. Вак-төяк хәлләргә игътибар итмәскә тырышам. Тормышның кадерен аңларга өйрәндем. Әти белән каенанамны яшәтү өчен барысын да бирер идем, чөнки хәзер мөмкинлек бар. Ләкин алар юк. Инде әнием белән каенатама мөмкин кадәр игътибар бирергә тырышабыз. Вафат булган әти белән әнигә бирә алмаганны аларга бирергә телибез. Шифаханәләргә җибәрәбез, брендлы кибетләрдән киемнәр алабыз, рестораннарга алып барабыз. Быел Азат әтисен Сочига алып барды. Әти гомерендә беренче тапкыр диңгезне күрде. Аның армиядән кайткан бирле самолетта очканы булмаган.

— Казанда йорт саласыз икән?

— Йорт төзү төшебезгә дә керми иде. Бу – безнең хыялдагы йорт. Узган ел көз көне Казанның бер бистәсендә урнашкан бик матур урамнан җир алдык. Ул безнең фатирдан 8-9 минутлык юл. Төзелеш эшләрен җәй көне башлаган идек, хәзер өйнең түбәсен ябалар. Әти белән әнигә дә аерым бүлмәләр ясап куйдык. Гаиләбез белән шул өебездә исәнлектә-саулыкта, бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын иде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-fazlyeva-tine-yashise-kilde
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий