Хәния Фәрхигә музей ачылган

Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итә.

«Ходайга мең шөкер. Кояшымның музеен Аналар көненә өлгерттек. Кабул итеп ал, газиз Инәүем, бу бүләкне. Ходай насыйп итеп, сәламәтлек белән, йөрәк парәң Хәниягә җомга көн саен килергә насыйп булсын. Бәйрәм белән, кадерле әниләр! Бәхетле булыгыз!Музей Башкортстанның Тәтешле район үзәгендә. Килеп күрегез, каршы алырмын», — дип яза Фирүзә ханым.Фирүзә Ибәтуллинаның музей булдыру эшләре белән янып-көеп йөрүе турында хәбәр иткән идек инде. Анда җырчының аудио-видео кассеталары, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау һәм рәхмәт хатлары, зәвыклы киемнәре, аның белән бәйле булган һәртөрле истәлекләр урын алачак иде. Һәм менә ул музей ачылган!Җырчының тугры тамашачысы Фирүзә ханымга бик җылы сүзләр җиткерә. «Афәрин, Фирүзә, булдыргансыз», «шәп булган, Ходай Тәгалә барып күрергә насыйп итсен», «бу бик зур истәлек, бик зур бүләк», «сезнең тырышлык белән», «искиткеч кеше син, Фирүзә, үзеңне дә Әниләр көне белән», — дип язганнар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-11-29/h-niya-f-rhig-muzey-achylgan-2599423

Бәйле