2022 елда “больничный” акчасын ничек түләячәкләр?

2022 елдан эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә тутырылып, алар буенча акча автомат рәвештә исәпләнеләчәк. Бу шулай ук йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләүгә дә кагыла.

Акча, элеккечә, Социаль иминиятләштерүе фондыннан биреләчәк, әмма хәзер моның өчен гариза һәм документлар тапшырырга кирәк булмаячак. Хезмәт хакы күләме, йөклелек һәм бала тудыру буенча ялга китү турында мәгълүматлар фондка эш бирүчедән алыначак.

Поликлиникалар “больничный”ларны Социаль иминиятләштерүе фондының бердәм мәгълүмат системасына кертәчәк. Аннан вакытлыча яраксызлык кәгазен ачу, озайту яки ябу турында мәгълүматлар автомат рәвештә эш бирүчегә, шуннан соң хезмәткәрнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Шәхси кабинеты”на китәчәк.
Яңалыкның “больничный” акчасын тизрәк алуга ярдәм итәчәге күздә тотыла.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/69312/

Бәйле